Хәбәрләр

Китапханәләрдә "Кошлар көне"нә багышланган чаралар үтте (+Фото)

Планетабыз Халыкара кошлар көнен билгеләп үтте. Шул уңайдан Аш.Буҗи авылы китапханәсендә 1 сыйныф укучылары белән "Язны сәламли кошлар" дип исемләнгән уен-викторина узды. Китапханәче балаларга кошлар, аларны саклау турында сөйләде. Балалар түбәндәге конкурсларда актив катнаштылар: "Мәкальләрне дәвам итеп бетерергә", "Рәсемнән кошларны тану".Табышмак, кроссвордларга җавап таптылар. Ахырдан "Кошлар- безнең дусларыбыз" дип исемләнгән...

Планетабыз Халыкара кошлар көнен билгеләп үтте. Шул уңайдан Аш.Буҗи авылы китапханәсендә 1 сыйныф укучылары белән "Язны сәламли кошлар" дип исемләнгән уен-викторина узды. Китапханәче балаларга кошлар, аларны саклау турында сөйләде. Балалар түбәндәге конкурсларда актив катнаштылар: "Мәкальләрне дәвам итеп бетерергә", "Рәсемнән кошларны тану".Табышмак, кроссвордларга җавап таптылар. Ахырдан "Кошлар- безнең дусларыбыз" дип исемләнгән презентация күрсәтелде.

Күкшел авылы китапханәчесе балалар бакчасында тәрбияләнүче мәктәпкәчә яшьтәге балаларга "Кошлар - безнең дусларыбыз" дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрде. Әлеге чараның максаты: кечкенәдән балаларның кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү, туган җиребезне ярату кебек хисләр тәрбияләү.


Нет комментариев