Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Анализ ясау отышлы

Югарыда күрсәтелгән чаралар үтәлмәгән, туфракка агрохимик тикшерү уздырылмаган очракта гражданнарга 20 мең сумнан алып 50 мең сумга кадәр, эшмәкәрләргә 50 мең сумнан 100 мең сумга кадәр, юридик затларга 400 мең сумнан 700 мең сумга кадәр штраф салу каралган

Тикшерүләр вакытында агротехник, агрохимик, фитосанитар һәм эрозиягә каршы үткәрелгән чараларда тиешле стандартларны, кагыйдә һәм регламентны сакламау очраклары ачыкланды. Кайбер хуҗалыкларда җитәкче һәм белгечләр туфракның уңдырышлылыгы стандартларын, параметр һәм күрсәткечләрен начар күзаллыйлар. Шул сәбәпле туфракка ашлама да туклыклы матдәләргә булган ихтыяҗдан чыгып кертелми.
Югары уңыш артыннан куып, хуҗалыкларда ашламаны нормадан артык кертү очраклары да бар. Нәтиҗәдә, туфракка зыян салына. Кулланучылар үз җирләрендәге агрохимик күрсәткечләрне белергә тиеш. Биш елга бер тапкыр туфракка агрохимик анализ уздыру мөһим. Бу вакытта аның деградациясе, авыр металлар, пестицидлар һәм башка төр матдәләр белән зарарлануы ачыклана. Тикшерү вакытында туфрак тискәре нәтиҗәләр күрсәтсә, агрохимик чаралар кулланырга кирәк.
Югарыда күрсәтелгән чаралар үтәлмәгән, туфракка агрохимик тикшерү уздырылмаган очракта гражданнарга 20 мең сумнан алып 50 мең сумга кадәр, эшмәкәрләргә 50 мең сумнан 100 мең сумга кадәр, юридик затларга 400 мең сумнан 700 мең сумга кадәр штраф салу каралган. Россия хөкүмәте карары нигезендә авыл хуҗалыгы җирләренең уңдырышлылыгын сизелерлек дәрәҗәдә киметүче критерийлар расланды. Моның өчен туфрак-агрохимик казылмалар өлкәсендә аккредитацияләнгән оешмалар белән килешү төзергә кирәк. Туфрак - кешене азык-төлек, малларны терлек азыгы, сәнәгатьне чимал белән тәэмин итүче табигый байлык. Шуңа күрә туфракны саклау - дәүләт һәм муниципаль органнарның бурычы.
Рафис НИЗАМИЕВ, Татарстан буенча "Россельхознадзор" идарәсенең җиргә күзәтчелек итү бүлеге инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев