Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Акциянең җиңүчесе билгеле

Язгы айларда өй эчен бер кат юып чыгарып, тәртип урнаштырмаган хуҗабикә юктыр ул, мөгаен. Яшәгән урыныңны җыештыргач, йорт-кура гына түгел, күңелләр дә чистарып калган кебек тоела. Ләкин шыплап йорт җиһазлары тулган, ындыр табагы кебек иркен өйне җыештырып чыгару бик мәшәкатьле эш. Стена-түшәмне генә түгел, затлы тәрәзә пәрдәләрен, идәннәргә түшәлгән авыр...

Язгы айларда өй эчен бер кат юып чыгарып, тәртип урнаштырмаган хуҗабикә юктыр ул, мөгаен. Яшәгән урыныңны җыештыргач, йорт-кура гына түгел, күңелләр дә чистарып калган кебек тоела. Ләкин шыплап йорт җиһазлары тулган, ындыр табагы кебек иркен өйне җыештырып чыгару бик мәшәкатьле эш. Стена-түшәмне генә түгел, затлы тәрәзә пәрдәләрен, идәннәргә түшәлгән авыр палас-келәмнәрне дә юарга кирәк бит әле. Шуны исәпкә алып, без газетабызны укучы бер ханымны палас юу мәшәкатеннән коткарырга булдык: шушы төр хезмәт күрсәтүче, безнең акциядә җиңү яулаган абунәчебезнең өенә килеп, паласын юып бирәчәк. Акциядә катнашу өчен 4-27 апрельдә 2016 елның икенче яртысына "Хезмәт даны" газетасына язылып, квитанциясен редакциягә алып килеп күрсәтергә яки күчермәсен почта аша юлларга кирәк.

6-27 апрель көннәрендә 2016 елның икенче яртыеллыгы өчен "Хезмәт даны" газетасына язылучылар арасында үткәрелгән акциябезнең җиңүчесе билгеле булды.

Кукмараның Ленин урамында яшәүче Әлфия Хәйретдинованы котлыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев