99 кеше агуланган
Алар барысы да "Магнит" сәүдә челтәре хезмәткәрләре булган. 3 декабрьдә, Краснодар крае Сәламәтлек саклау министрлыгы 99 кешенең агуланып, хастаханәгә озатылуын хәбәр иткән иде. Ведомсво мәгълүматларына караганда, алар барысы да "Магнит" сәүдә челтәре хезмәткәрләре булган. Кич белән табиблар аларның хәлләре уртача авырлыкта дип бәяләгән. Краснодарда күпләп агулану очрагы буенча тикшерү оештырылган,...
Алар барысы да "Магнит" сәүдә челтәре хезмәткәрләре булган.
3 декабрьдә, Краснодар крае Сәламәтлек саклау министрлыгы 99 кешенең агуланып, хастаханәгә озатылуын хәбәр иткән иде. Ведомсво мәгълүматларына караганда, алар барысы да "Магнит" сәүдә челтәре хезмәткәрләре булган. Кич белән табиблар аларның хәлләре уртача авырлыкта дип бәяләгән. Краснодарда күпләп агулану очрагы буенча тикшерү оештырылган, дип хәбәр итә Краснодар крае буенча Тикшерү комитеты вәкиле Наталья Смяцкая.
Хәзерге вакытта зыян күрүчеләрнең гомерләренә куркыныч янамый. Кулланучылар хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәте хәбәрендә, бу 99 кеше компаниянең ашханәсендә агуланган, сәүдә челтәре кибетләрендә сатып алучыларга агулану янамый, диелә.
"Кулланучылар хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәте идарәсе хезмәткәрләре Краснодарда "Тандер" ачык җәмгыятенең төп офис хезмәткәрләренең агулану фактын ачыклаган. Агулануның сәбәбе хезмәткәрләр ашханәдә ашаган салат булырга мөмкин, әлеге продукция кибетләрдә сатуга җибәрелмәгән", - дип аңлаткан Краснодар крае буенча кулланучылар хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәте идарәсе җитәкчесе Павел Николаевич.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев