6 яшьлек бала үз-үзен пычак белән яралап һәлак булган
Татарстан Тикшерү комитеты үзен ялгыш пычак белән яралаган 6 яшьлек малай үлемен тикшерә. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте. Әлеге хәл Тукай раонының Кече Шилнә авылында булган. Башлангыч мәгълүматлар буенча, 6 яшьлек малай пычак кайрый торган булган. Пычак таеп китеп,...
Татарстан Тикшерү комитеты үзен ялгыш пычак белән яралаган 6 яшьлек малай үлемен тикшерә. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.
Әлеге хәл Тукай раонының Кече Шилнә авылында булган. Башлангыч мәгълүматлар буенча, 6 яшьлек малай пычак кайрый торган булган.
Пычак таеп китеп, малайның күкрәк читлегенә килеп кергән. Аны ашыгыч рәвештә хастаханәгә озатканнар, әмма бераз вакыттан ул үлгән.
Беренчел мәгълүматлар буенча, малай үзен яралаганда, әтисе кече кызын йокларга сала, әнисе өй эшләрен башкара торган булган. Кухняга чыккан хатын канга баткан улын күргән, аннан әтисе малайны шунда ук хастаханәгә алып киткән. Юлда малай әтисенә пычак кайрарга тырышканда яралануын әйткән.
Хәзерге вакытта әлеге хәл ачыклана. Җинаять эше ачу кирәклеге тикшерү нәтиҗәләре буенча билгеләнәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев