12 сентябрьдә Кукмарада ял һәм мәдәният паркы ачыла (Программа)
12 сентябрдә, 13.00 сәгатьтә Кукмарада ял һәм мәдәният паркы (4нче мәктәп янында) ачыла. Программада: -Паркның Төп капкасы янында ачылу тантанасы; Парк эчендә төрле мәйданчыклар эшләячәк: -Әдәби музыкаль мәйданчык (музыкаль инструментларда аерым башкаручыларның чыгышлары, район кешеләренең туган ил, табигать турында шигырь сөйләүләре); -Сәнгать мәйданчыгы; -Концерт мәйданчыгы (үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның, балалар сәнгать...
12 сентябрдә, 13.00 сәгатьтә Кукмарада ял һәм мәдәният паркы (4нче мәктәп янында) ачыла.
Программада:
-Паркның Төп капкасы янында ачылу тантанасы;
Парк эчендә төрле мәйданчыклар эшләячәк:
-Әдәби музыкаль мәйданчык (музыкаль инструментларда аерым башкаручыларның чыгышлары, район кешеләренең туган ил, табигать турында шигырь сөйләүләре);
-Сәнгать мәйданчыгы;
-Концерт мәйданчыгы (үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның, балалар сәнгать мәктәбенә йөрүчеләрнең чыгышлары);
-"Осталар шәһәрчеге" мәйданчыгы (балалар өчен төрле иҗади мастер-класслар);
-Чәй эчү мәйданчыгы;
-Кече яшьтәге балалар өчен уен мәйданчыгы;
-Балалар һәм әти-әниләр өчен тылсымлы "Хыял агачын" бизәү;
-Балалар өчен спорт-күңел ачу уеннары -күңелле эстафета;
-ГТО нормативларын тапшыру;
"Йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш елы" кысаларында "Сәламәтлеккә 100 адым" акциясе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев