Зур Кукмара авылының «тере тарихы»: Фәүзия Шәйхетдинова 90 яшьлеген билгеләп үтә
Тугызынчы дистәне ваклаган Фәүзия апа бүген дә төп нигезнең тоткасы булып яши.
Төп нигезнең тоткасы
Тормыш, яшәеш үзгәрсә дә, элеккеге җылылыкны, бердәмлекне саклап, кадерләп тотучы авылдашлар, урамдашлар арабызда бар әле. Зур Кукмара авылының Колхоз урамында яшәүчеләр дә урамдашлары Фәүзия апа Шәйхетдинованы туган көне — 90 яшьлек юбилее белән котларга бердәм булып җыелганнар иде. Аларның Фәүзия апага булган хөрмәте һәрбер җөмләләрендә, сүзләрендә чагыла.
«Сабыр канатларыгыз сынмасын. Икмәкнең, ипинең кадерен белегез. Миңа карата булган игътибарыгыз өчен рәхмәт, гомер буе тату яшәгез, — ди ул җавап итеп.
Тугызынчы дистәне ваклаган Фәүзия апа бүген дә төп нигезнең тоткасы булып яши. Аның кечкенә генә йорты тәрәзәләреннән нур бөркелә, капка, өй ишегенең исә бикле торганы да юк. Дистә елдан артык Фәүзия апаны социаль хезмәткәр Рәзилә Гәйфетдинова тәрбияли, көн саен килеп хәлен белешә, ашарына әзерли, йорт-курасын тәртиптә тота.
Юбиляр хезмәт чорында бары тик бер генә урында — Кукмараның 6нчы тегү фабрикасында эшли. Дүрт балага гомер бирә. Бүгенгесе көндә улларының өчесе дә вафат, ә бер кызы чит якларда яши.
Авылның тере тарихы
Урамдашлары аның турында «авылыбызның тере тарихы, ак әбие», диләр. Чөнки сугыш чоры авырлыгын үз җилкәсендә күтәргән, сугыштан соңгы илне торгызу елларында Кукмара тегү фабрикасының данын арттырган буын вәкиле ул. Туган көне уңаеннан оештырылган бу очрашу да гадәти котлау гына булмады. Урамдашлар, ишегалдында табын корып, Фәүзия апа хөрмәтенә бәйрәм өстәле ясадылар, туачак таңнарда исәнлек-саулык теләделәр.
Фәүзия апаны котларга шулай ук район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Регина Мусина, Зур Кукмара авыл җирлеге башлыгы Ришат Хәнәфиевлар килде. Аңа район башлыгының Рәхмәтен һәм истәлек бүләкләре тапшырдылар. Юбилярны шулай ук Кукмара тегү фабрикасыннан да котладылар.
Истәлекләр
Табын артында утырганда, урамдашлар хатирәләрне яңарттылар. Фәүзия апа үзе дә яшьлегенә «кайтып килде»:
— Фабрикада планны тутырыр өчен төнге сменага да кала идек. Ләкин зарланмадык, колхоз басуыннан черек бәрәңге җыярга да вакыт таптык, сугыш ятимнәренә оекбашлар бәйләдек. Өйдә дүрт бала көтеп тора, тамаклары ач. Кайчакларда аякта басып торырлык та хәл калмый иде. Хәзерге яшьләргә имин тормыш, тыныч күк йөзе насыйп булсын. Сезнең барыгызны да балаларыгыз, оныкларыгыз шулай кадерләп, зурлап каршыласын иде, — дип, күз яшьләре аша рәхмәтен җиткерде ул.
Тормыш дигәнең ничек кенә үзгәрмәсен, Колхоз урамының бу матур гадәте — олыны олы итү, бер-береңә ярдәм кулы сузу, күмәклекне саклап калу — мәңге яшәр кебек. Ә бүгенге юбилярның гомере көзе алтынсу-сары төсләрдә генә түгел, урамдашларының җылы карашлары, ихлас догалары белән яктыртылган.
Фото: Лилия Нургалиева/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев