Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Кеше һәм аның эше

Түбән Үрәснең почта бүлекчәсе җитәкчесе Лилия Җиһангирова: Газета тарату эшен гаиләбез белән башкарабыз

Лилия Җиһангирова почта бүлекчәсендә тырыш хезмәткәр булса, өендә — тугры хатын, йорт җанлы, уңган хуҗабикә, ике кызы өчен кайгыртучан әни.

Түбән Үрәс авылының почта бүлекчәсе җитәкчесе Лилия Җиһангированың эш стажы — 40 ел. Шуның 19 елы почта өлкәсендә узган. 

Мәктәпне тәмамлаганнан соң хисапчы белгечлеген үзләштергән кыз, хезмәт юлын элеккеге «Интернационал» хуҗалыгында башлап җибәрә һәм үз эшен күп еллар зур җаваплылык белән башкара. 2007 елның маенда исә туган авылындагы почта бүлекчәсенә урнаша. 

«Ул чагында коллективта, җитәкчедән тыш, ике почтальон бар иде. Үрәсбаш, Танькино авылларына — Клара Иванова, Иске Оча, Люгдонга Светлана Бикбаевалар хезмәт күрсәтте. Кызлар икесе дә тырыш, үз эшләренең осталары булды. Берсе — лаеклы ялга, икенчесе башка эш урынына киткәч, почтальоннарны Людмила Гаврилова, Людмила Егоровалар алыштырды. Алар белән дә килешеп, бердәм булып эшләдек, — ди Лилия Җиһангирова. — Бүгенге көндә почта бүлекчәсендә нибары бер хат ташучы калды. Людмила Егорова — уң кулым, олы терәгем. Ул — Иске Оча белән Люгдонга, ә мин җирлектәге калган авылларга хезмәт күрсәтәм, шулай ук почта бүлекчәсе җитәкчесе эшен дә алып барам». 

Почтальон хезмәте җиңел түгел: һава торышының нинди булуына карамастан, аларга юлда булырга, газета-журнал, пенсия-субсидия, түләү квитанцияләрен үзвакытында адресатларына ирештерергә туры килә. 

«Ай саен өч авылда 70ләп кешегә пенсия алып барам, субсидияләр бирәм, атнага ике тапкыр 100 данәгә якын газета өләшәм. Моннан ун-унбиш ел элек почта бүлекчәсенә хатлар, бәйрәмнәр җиткәндә открыткалар күп килә иде. Хәзер аларның саны бик нык кимеде: бер елга ике-өч хат һәм открытка җибәрергә мөмкиннәр. Аның каравы, заказлы хатларны шактый өләшәбез. Бер ияләнгәч, почта бүлекчәсе җитәкчесе эшен алып баруның да, почтальон хезмәтенең дә бер авырлыгы юк. Авылларда кайсы гына йортның ишеген каксам, кемгә генә керсәм дә, ачык йөз белән, сөенеп кабул итәләр, зур рәхмәт. Вакытлы матбугатка язылу кампаниясе барышында да планны бергәләп үтибез. Аеруча район газеталарына («Хезмәт даны», «Трудовая слава», «Вамыш») һәм «Акчарлак»ка язылалар. Башка вакытта кышкы чорда подписка авыррак бара иде, бу юлы бик җиңел үтеп китте. Алга таба да шулай була күрсен, — ди Лилия Мәсүил кызы. — Мин күбрәк авыл төркемнәре белән эшлим. Үземнең үтенечне дә, коммуналь хезмәт һәм башка түләүләр өчен акча җыю турындагы хәбәрләрне дә шунда язам. Аерым бер көн билгеләгәч, бик уңайлы». 

Язмам героеның, шөкер, гаилә тормышы түгәрәк. Ул 1991 елда авылдашы, акыллы һәм тырыш Роберт исемле егеткә кияүгә чыга. 2014 елда исә, бәхетле парны куандырып, игезәк кызлар дөньяга аваз сала. Бүгенге көндә Лилия Җиһангирова почта бүлекчәсендә тырыш хезмәткәр булса, өендә — тугры хатын, йорт җанлы, уңган хуҗабикә, ике кызы өчен кайгыртучан әни. 

«Роберт белән минем өчен иң зур байлык, тормышыбыз мәгънәсе — кызларыбыз. Балалар Түбән Үрәс урта мәктәбенең 5нче сыйныфында укыйлар, үзләренең уңышлары, белемгә омтылулары белән безне куандыралар. Аларны хезмәт сөючән, тәртипле итеп тәрбияләргә тырышабыз, кешеләргә карата ихтирамлы булырга өйрәтәбез. Үсәләр, кул арасына керә башладылар инде. Нинди генә эшкә алынсам да: «Әни, булышыйк», — дип кенә торалар. Камилә аш-су эшләрен яратып башкара, Әдилә кул эшләренә оста, — ди Лилия ханым. — Газета тарату эшен гаиләбез белән башкарабыз. Роберт мине машинасы белән Үрәсбаш, Танькино авылларына алып бара, ә кызлар Түбән Үрәстә таратырга булыша. Ярдәмчеләр булганда эш мәшәкатьләре җиңел кабул ителә, көн дә нәтиҗәле үтә».

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев