Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Кеше һәм аның эше

Кукмаралы Руслан Хәсәнов: Булдыра алганча ярдәм итәчәкмен

Район Мәдәният йортында «Кукмара! Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» дигән хәйрия концерты оештырылды.

Махсус хәрби операция зонасындагы егетләргә ярдәм итү йөзеннән районда бик күп эшләнә. Оешма-предприятиеләр, аерым кешеләр, авыл җирлекләре — берсе дә читтә калмый. 

Кемдер токмач кисә, чәкчәк, камыр ризыклары пешерә, маскировкалау челтәрләре үрә, тимер мичләр ясый, ә кемдер акчалата, кием-салым, азык продуктлары һәм башка кирәк-яраклар белән булыша. Райондашыбыз, «Татар моңы» Халыкара конкурсы, «Болгар премиясе» лауреаты Руслан Хәсәновның да хәрбиләр өчен кылган игелекле гамәлләре бихисап. Күптән түгел район Мәдәният йортында аның тарафыннан алтынчы тапкыр оештырылган «Кукмара! Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» дигән хәйрия концерты да — шуның бер мисалы. 

— 2022 елда өлешчә моби­лизацияләү башлангач, бик күп танышларны, бер урамда тәгәрәшеп үскән егетләрне, дусларны махсус хәрби операция зонасына озатырга туры килде. Мин ул чагында райондашларга: «Булдыра алганча, көчтән килгәнчә ярдәм итәчәкмен. Без сезне ташламабыз», — дигән идем. Нәрсә эшли алам икән дип йөргәндә, кылт итеп, күңелемә хәйрия концерты оештыру уе килде. Хәзер дә истә, ул чагында 80 мең сум акча тупланган иде, әтием үзеннән 20 мең сум өстәгәннән соң, ул 100 меңгә тулды. Әлеге акчаларны «Кукмара! Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» төркеме волонтерларына тапшырып, егетләр соравы буенча кирәкле әйберләр алынды. Алга таба икенче, өченче... бишенче хәйрия концерты әзерләнде. Бу юлы исә халык аеруча бердәм булып килгән иде. Концертта татар эстрадасының күркәм җырчылары Дилә һәм Булат Нигъмәтуллиннар, районыбыз сандугачы, бүгенге көндә район эчке эшләр бүлегендә хезмәт куючы Эдуард Асапов һәм мин катнаштым. Оештыру җиңел булмады, әмма тырыштык, башкарып чыктык. Олы йөрәкле бер райондашыбызның да ярдәме белән 200 мең сумнан артык акча җыелды. Маскировкалау халатлары тегү, маскировкалау челтәрләре үрү өчен тукымалар, шулай ук төзелеш материалларыннан саморез, кадак, эш коралларыннан балта, чүкеч, кадак суыргыч, пычкы һәм башка мөһим әйберләр алынды. Хәйрия акчаларының берсе дә юкка сарыф ителми, хәрбиләр юллаган заявкалар буенча кирәк-яракларга тотыла, — ди Руслан Хәсәнов. 

Руслан инде өч елдан артык «Кукмара! Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» төркеме волонтеры булып тора, егетләргә җибәрергә ярдәм туплау өчен янып-көеп йөри. Райондашыбыз быелның яз аенда үзе дә хәрбиләр янында булып кайткан. 

— Төркем егетләре өч ел эчен­дә махсус хәрби операция зонасына 37 тапкыр барды. Сәфәрләренең берсендә мин дә аларга кушылдым. Ул чагында Донецк ягына юл тоттык, шул юнәлештәге 6-7 ноктага тукталдык. Бүгенгедәй хәтердә: таныш егетләр мине күргәч, үз күзләренә үзләре ышанмыйча, башта аптырап калганнар иде. Аннары кочаклашып күрештек, аралаштык, сөйләштек. Иң соңыннан «Купер» позывнойлы райондашыбыз Алексей янына тукталдык. Ул килешү нигезендә хезмәт итә. Шуны да әйтеп узыйм: Алексей үзенең «Газель» машинасын безгә файдалану өчен бирде. Хәзерге вакытта егетләр аны ремонтлый. Ерак юлга чыгарга ышанычлы дип бәяләнгәннән соң, «Газель» белән дә гуманитар ярдәмне алып барып булачак. Чөнки кирәк-ярак күп җыела, шәхси посылкалар да шактый туплана. Аларның һәммәсе олы йөрәкле волонтер Владимир Аввакумовның машинасына гына сыймый, өстәмә транспорт та бик кирәк, — ди әңгәмәдәшем. 

Билгеле булганча, социаль челтәрләрнең берсендә ачылган «Кукмара! Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» төркемендә барлык исәп-хисап эшләре күрсәтелә. Шулай ук анда яңалыклар, хәрбиләр җибәргән исемлекләр, видеоязмалар да урын ала. 

— Хәрбиләрнең сүзләре буенча, алар көн саен 30–40 чакрым алга бара. Билгеле, ясаган окоп-блиндажлар, складлар шул урында кала я булмаса шартлый, җимерелә. Чөнки сүтеп алып, икенче урында ясарга аларның мөмкинлекләре дә, вакытлары да юк. Шуның өчен исемлекнең күп өлешен пиломатериаллар һәм төзелеш кирәк-яраклары алып тора. ОСБ плитәсе, такта, фанера, дизельле генераторлар да — һәрчак беренче пунктта. Хәйрия концерты көнне дә районга Херсон өлкәсеннән йөк машинасы кайткан иде. Аңа 10 кубометр пиломатериал төяп җибәрделәр. Әле бу көннәрдә генә райондаш егетләребездән СМС-хәбәр килеп иреште. Алар урнашкан урында корылган блиндаж складын су баскан, эче пычрак белән тулган. Кабат эшләү өчен дә күпме материал, хезмәт һәм көч кирәк, — ди Руслан Хәсәнов. — Антидрон каплау җайланмасына да сорау зур. Аны башлыча беренче линиядәге штурмлау бригадасы егетләре сорый. Әлеге япма җылылыкны чыгармый, салкынны кертми. Бу исә кеше һәм коралларны каршы яктагылар күрмәсен өчен бик яхшы. Аны күбрәк зыян күрүчеләрнең, пулемет, пушка һәм башка хәрби коралларның өстенә каплау өчен файдаланалар. Хәзер кышка таба барганда җылы киемнәр, йокы капчыклары да күп кирәк булачак. Кечкенә суыткыч, принтер, пластмасса кисмәк, дымлы салфетка, эчке кием, матрас, мендәр, простынялар да артык түгел. Арабызда олы йөрәкле, игелекле кешеләрның күп икәнлеген авыр вакытта аеруча яхшы аңлыйсың. Райондагы оешма-предприятиеләрнең дә кайсына гына кермә, кире какмыйлар, ярдәм кулы сузарга тырышалар. Металл савыт-сабалар заводының генераторлары, мич, казаннары да һәр батальонда диярлек бар. Бердәмлектә — көч. Алга таба да бергә булыйк!

Фото: Эльвира Миннәхмәтова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев