Кукмара районыннан Ләйсән Гареева: Курчакларның да үз холкы бар
Ул уенчыкларның үрнәкләрен интернеттан ала яки әзер эшләргә карап бәйли.
Яраткан шөгыль
Татар Толлысы авылында яшәүче Ләйсән Гареева күңеленә рәхәтлек тә, иҗади канәгатьлек тә бирә торган шөгыль тапкан — ул кулдан уенчыклар бәйли. Аның һәр эше күңел җылысы белән сугарылган, шуңа күрә дә һәрбер уенчыгы кабатланмас үзенчәлеккә ия.
Ләйсән Нурислам кызы мәктәпне тәмамлагач, Казандагы 15нче лицейда кибетче һөнәрен үзләштерә. Берникадәр вакыт Кукмара базарында хезмәт куя, аннары бәхет эзләп Яр Чаллы шәһәренә китә, заводка эшкә урнаша. Шунда яшәгәндә кияүгә чыга. Соңрак тормыш юллары — Мамадышка, ә аннан туган авылы Татар Толлысына алып кайта. Бүген ул дүрт бала — ике кыз һәм ике улның бәхетле әнисе. Янәшәсендә һәрчак төп терәге — тормыш иптәше Виталий.
Кул эшләре остасы
Хәзерге вакытта Ләйсән Татар Толлысы мәдәният йортында техник хезмәткәр булып эшли. Буш вакытларын исә иң яраткан шөгыле — уенчыклар бәйләүгә багышлый. Аның кул эшләре районда үткәрелгән күргәзмәләрдә урын ала, ә үзе төрле мастер-классларда катнаша. Моннан тыш, Ләйсәннең тагын бер сәләте бар — ул бик матур җырлый.
«Бу талант миңа әнием Гөлфирәдән һәм әтием Нурисламнан күчкәндер», — дип саный ул.
Чөнки әти-әнисе дә яшь чакларында авыл мәдәният йорты сәхнәсенең актив үзешчәннәре булган.
— Бәйләүгә кызыксыну өченче балам белән йөкле вакытта башланды. Башта плед бәйләдем. Кызым тугач, ирем бакыйлыкка күчте. Шул авыр чорда бәйләү минем өчен, чын мәгънәсендә, юанычка әйләнде. Көне-төне бәйләдем. Ул вакытта Мамадыштагы матурлык салоннарының берсендә эшли идем. Әзер уенчыкларымны шунда куеп сата башладым. Алар кешеләргә ошагач, тагын да күбрәк иҗат итәсем килде. Туган авылыма кайткач та бу шөгыльне ташламадым. Акрынлап, хезмәтләремне күреп алып, мине район Мәдәният йорты оештырган күргәзмә, мастер-классларда катнашырга чакыра башладылар, — дип сөйли ул.
Ләйсәннең уенчыклар бәйли башлавына инде ун ел вакыт узган. Иң беренче эше — курчак.
— Беренче курчагым хәзер Минзәләдә яшәүче туганымда саклана. Эченә мамык тутырып ясадым, синтепонның нәрсә икәнен дә белми идем. Артыннан тагын ике курчак бәйләдем. Хәтерлим әле, өченчесе әллә ни матур килеп чыкмады. Бер үк үрнәк буенча бәйләнгән уенчыклар да бер-берсенә охшамый. Аларның һәркайсының үз йөзе, хәтта үз холкы бар кебек. Мин аларның барысын да яратам, кочаклап, үбеп алам. Чөнки һәммәсенә күңел җылымны салам, — ди ул.
Кайберләрен бәйләгәндә әллә ничә тапкыр сүтеп яңадан җыярга туры килә аңа. Шунда: «Ай, Алла, нинди кире балага эләгер икән бу?» — дип тә уйлап куя.
— Үземнең балаларым да мин бәйләгән уенчыклар белән уйнап үсә. Ә бер уенчыгымны беркемгә дә бирәсем килми — ул Крокодил Гена. Шуңа күрә аңа кеше алмастай югары бәя куйдым, — дип елмая оста.
Иң яраткан образлары — куяннар
Уенчыкларның үрнәкләрен ул күбесенчә интернеттан ала яки әзер эшләргә карап бәйли. «Үзем уйлап чыгарырга фантазиям җитеп бетми әле», — ди ул. Элек Ләйсән зуррак уенчыклар бәйләгән. Беренче куяннарының зурлыгы 22 сантиметр тирәсе булган. Хәзер исә күбрәк кечкенә, нәфис уенчыкларга өстенлек бирә. Шулай да иң яраткан образлары — куяннар. Аларны бәйләгәндә табигый мамык җепләр куллана, кызыл, шәмәхә кебек ачык төсләрне үз итә.
— Илһам килсә, бөтен эшемне читкә куям да кулга ыргак белән җепләремне алам. Бәйләгәндә тирә-юньне онытам: беркемне күрмим дә, ишетмим дә. Бу шөгыль миңа шулкадәр рәхәтлек бирә ки, башлаган эшемне тәмамламыйча туктамыйм. Кәефем булмаган чакларда да ул миңа көч өсти, тынычландыра. Ирем дә кызыксынуыма каршы түгел, һәрвакыт хуплап тора. Кызганыч, хәзерге яшьләрдә мондый эшкә сабырлык җитеп бетми, — ди оста куллы райондашыбыз.
Фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев