Кукмара яңалыклары

"Хезмәт даны" газетасы - Кукмара районы

16+
Рус Тат
Кеше һәм аның эше

Кукмара районы эчке эшләр бүлегенең өлкән тикшерүчесе: Кечкенә генә мәгълүмат бик зур серне ачарга мөмкин

Юстиция капитаны Иван Туктаев наркотиклар сату белән бәйле эшләрне алып бара.

Була шундый хезмәткәрләр: үзләре тыйнак, аз сүзле, сөйләшкәндә елмаеп кына тора, әмма аларның күренми торган, әмма бик мөһим эшләре артында тау кадәрле хезмәт ята. Район эчке эшләр бүлегенең өлкән тикшерүчесе, юстиция капитаны Иван Туктаев нәкъ менә шундыйлардан.

Иван үзе Нократ Аланы шәһәрендә туып-үскән, шунда гаиләсе белән яши. Нәсел тамырлары безнең районга тоташа: әти-әнисе Югары Комар һәм Кызыл Чәчәк авылларыннан. Ә исеме бабасының абыйсы, Кукмараның рус зиратына җирләнгән майор Иван Туктаев истәлегенә бирелгән.

— Туганымның нинди өлкәдә майор булганлыгы билгесез, — ди Иван Алексеевич. — Гаиләбездә, нәселебездә бу өлкәдә эшләүчеләр юк. Әмма тормышымны көч структуралары белән бәйләү теләге күңелем түренә бер матур гамәлдән соң кереп оялады. Нократ Аланындагы механика техникумында укып йөргәндә күршебездә бер гаилә яши иде. Көннәрдән беркөнне алар авыр хәлдә калды: иң элек бабайлары, аннары ике баланың әнисе үлде. Балаларның якын туганнары да юк. Бездә еш булалар иде, әни аларны тәрбияләде, бик кайгыртты, ашатты-эчертте. Шул вакытта туганнарын эзләп карарга кирәк әле дигән фикер килде. Якындагы полиция бүлегенә барып, бу турыда сөйләдем һәм участок инспекторларының үз эшләренә җитди караулары, минем дә кулымнан килгәнчә ярдәм итүем, әтиләрен эзләп табуыбыз миңа ошады. Мөгаен, бу минем киләчәктәге эшемдә беренче адымым булгандыр да.

Ә үзенең булачак һөнәре өчен кирәкле сыйфатларны Иван Балтыйк диңгезендәге хәрби-диңгез флотында хезмәт иткәндә ала. Хәрби транспорт посты командасының старшинасы буларак аңа корабль, матрос һәм командирлар, диңгездәге навигация өчен зур җаваплылык йөкләнә.

Ә аннан кайткач, хезмәт эшчәнлеген Киров өлкәсенең наркотиклар әйләнеше өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәттә оперуполномоченный булып башлый. Эшен бик яратып, җиренә җиткереп башкарса да, әлеге учреждение ябыла һәм ул Кукмара эчке эшләр бүлегенә килә. Биредә берничә ай участок инспекторы булып эшләгәч, тикшерү бүлекчәсенә күчә. Бүгенге көндә юстиция капитаны наркотиклар сату белән бәйле эшләрне алып бара. Әлбәттә, аны яшьләр, үсеп килүче буынның язмышы, киләчәге бик борчый.

— Җинаятьләр саны кимүен бик телибез. Үсеп килүче буынга карата профилактиканы уңышлы алып барырга кирәк. Аларга җинаятьче үз тормышын гына җимермичә, якыннарыныкын да боза дип аңлату мөһим. Якын кешең наркотикларга ияләнсә, бу бик куркыныч. Ул үзе артыннан башкаларны ияртеп барганда тагын да куркынычрак. Наркотикларның әлегә беркемне дә дөрес юлга китергәне юк, — ди ул.

Иван үз өлкәсендә ныклы белгеч, профессионал булу өчен, тикшерүче тормышта күп өлкәләрдә хәбәрдар булырга тиеш дип саный. Җинаятьне ачу өчен кечкенә генә булып тоелган мәгълүмат бик зур серне ачарга мөмкин. Моннан тыш, чын тикшерүчегә тәвәккәллек тә кирәк.

— Рус телендә «компетентлык» сүзе бар. Бу кешенең үз эшчәнлеге процессында хәбәрдар булуын аңлата. Бу гамәл эшемдә бик мөһим булып тоела, чөнки хезмәтемнең нигезендә башка кешеләрнең киләчәге тора. Тикшерүче эше — дәлилләр җыю һәм сорау алу гына түгел. Бу — тирән анализ, башкалар уйламаганны, ягъни «ачык» булмаганны күрә белү, сабырлык һәм үҗәтлек. Бу — даими уку, законнарның вак детальләрен белү һәм аларны гамәлдә куллана алу. Бу — йокысыз төннәр, эшне ахырына кадәр җиткерү. Өстәвенә, тикшерүче җаваплылык дигән әйберне дә истән чыгармаска сәләтле булырга тиеш, — ди Иван Алексеевич.

Нократ Аланы егетенә хезмәтеннән ял итәргә Нократта балык тоту ярдәм итә. Шулай ук гаражында да техника тирәсендә әвәрә килә икән.

«Тормышымның мәгънәсе — ул минем өйгә кайтуымны һәрвакыт көтеп торучы гаиләм. Алар өчен эшлим, тырышам, киләчәгебезнең матур булуына өметләнәм. Эшемне яратам, үз өлкәмдә эшләргә кызык, мондый адым ясавыма бер тапкыр да үкенмәдем әле. Мин алга таба барырга, белемемне камилләштерергә, яңалыкка өйрәнергә телим», — диде ул.

Эльвира Закирова, подполковник, эчке эшләр бүлеге җитәкчесе урынбасары — тикшерү бүлекчәсе җитәкчесе:

— Без апрель аенда Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Тикшерү органнары хезмәткәрләре көнен, үзебезнең һөнәри бәйрәмебезне билгеләп үттек. Хезмәтебез, әлбәттә, җаваплы, авыр, шул ук вакытта мактаулы да. Егетләребезнең хезмәтеннән мин тулысынча канәгать. Иван Алексеевич та да бу авыр, ләкин игелекле юлны сайлаганнарның берсе, ул, күп кенә коллегаларыбыз кебек үк, дан артыннан йөрми, ә эшен тыйнак кына, намус белән башкара, хезмәтенең бөтен нечкәлекләрен белә.

Фото: Лилия Нургалиева/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев