Реклама
Көн темасы
Кукмара балалары “Йолдызлык”тан биш беренче урын алып кайттылар
"Созвездие - Йолдызлык" Республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең финал өлеше быел Теләчедә узды. Фестивальдә кукмаралылар да актив катнашты: анда барлыгы 111 бала чыгыш ясады. Кукмара балалар сәнгать мәктәбенең "Импульс" (җитәкчесе Л.Нурмеева), "Глория" (җитәкчесе М.Сәлимгәрәева) вокаль ансамбльләре - беренче, "Выше радуги" (җитәкчесе В.Гыйләҗева) ансамбле - икенче урыннарны алып кайттылар. Вокал-соло...
"Созвездие - Йолдызлык" Республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең финал өлеше быел Теләчедә узды. Фестивальдә кукмаралылар да актив катнашты: анда барлыгы 111 бала чыгыш ясады. Кукмара балалар сәнгать мәктәбенең "Импульс" (җитәкчесе Л.Нурмеева), "Глория" (җитәкчесе М.Сәлимгәрәева) вокаль ансамбльләре - беренче, "Выше радуги" (җитәкчесе В.Гыйләҗева) ансамбле - икенче урыннарны алып кайттылар. Вокал-соло номинациясендә Анастасия Сабанчеева (җитәкчесе В.Гыйләҗева) - беренче, Алина Әхмәтшина (җитәкчесе Л.Нурмеева), Зөбәйдә Хаматдиновалар (җитәкчесе Л.Хөснетдинова) икенче урыннарга чыктылар. "Конферансье" җиңүчеләре булып беренчелекне яулаган Айгөл Комарова, Зөлфәт Юскаевлар (җитәкчеләре Р.Вәккасова) танылды.
фото: http://vk.com/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев