Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Ландыш Нигъмәтҗановадан кетердәп торган өчпочмаклар

Ландыш Нигъмәтҗанова тәкъдим иткән өчпочмак рецептына юлыктым. Бүген шуны пешереп карыйсы иттем. Бик тәмле килеп чыкты.

Камыр өчен: 
1 кап ак май ( газ өстендә яртылаш эретелгән һәм йомшартылган) 
0,5 ст көнбагыш мае 
1 ст сөт 
1 аш калагы каймак 
1 аш калагы шикәр комы 
0,5 чәй калагы тоз 
4-4,5 стакан он 

Эчлек өчен:
700 грамм вак итеп туралган майлы ит 
7-8 уртача зурлыктагы вак итеп һәм шакмаклап туралган бәрәңге 
1 суган 
Тоз 
Борыч 

Беренче карашка, камыр шыр майдан гына торадыр кебек тоела. Мин дә пешереп караганчы камырның майлы булуыннан курыкккан идем. Майлы булмый икән. Тәмле генә камыр килеп чыга. 

Камырны җәйгәндә он кулланмаска кирәген искәртәм. Чөнки, майлы булганлыктан, камыр уклауга ябышмый. Менә шундый рецепт. Минеке беренче пешерүдә үк әйбәт килеп чыкты. Иң мөһиме — бик тәмле булды.

Рәхмәт Ландышка. Уңган хуҗабикә икән. 

Венера МӘҖИТОВА.

Фото: www.instagram.com/landyshnigmatjanovafanclub/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Каймак Нэрсэ ул?Кефир мы?