Кукмарадан Назлыгөл Әхтәмова кәбестәне корткычлардан ничек саклап булуы турында сөйләде
Кәбестәдән мул уңыш җыеп алыйм дисәгез, шәхсән үзем сынаган ысулны киңәш итәр идем.
3 литр суга валериана һәм 1 аш кашыгы сыек сабын салып, сыекча әзерлибез. Ул 20 кәбестәне эшкәртергә җитәчәк. Шушы әзер эремәне сиптерсәгез, корткычлар юкка чыгачак. Кыш көне яхшы саклансын өчен, кәбестәне җыярга 20 көн кала 5 литр суга 40 миллилитр нашатырь спирты салып эшкәртү дә яхшы нәтиҗә бирә.
Назлыгөл ӘХТӘМОВА, Кукмара
Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев