Файдалы киңәшләр

Хуҗабикә колагына

Файдалы киңәш

Барлык җиләк-җимеш, яшелчәләрне суыткычта сакларга ярамый. Бүлмә температурасында саклана торганнары: банан, киви, груша, абрикос, персик, нектарин, цитруслылар, слива, ананас, кавын, авокадо, сарымсак, суган, бәрәңге.

Суыткычка куелырга тиешлеләре: чия, виноград, җиләк, алма, кишер, кәбестә, кыяр, гөмбә, кукуруз, ташкабак, яшел тәмләткечләр.

Яшелчәләрегез әйбәт саклансын дисәгез:

- Бәрәңге үрмәсен өчен, аны алма янәшәсенә куймагыз.
- Суган белән бәрәңгене янәшә сакларга ярамый, югыйсә суган тиз бозыла.
- Помидорны целлофан пакетта тотмагыз, анда тиз чери.

 

 

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев