Файдалы киңәшләр

Хуҗабикә колагына

Файдалы киңәшләр

*Чикләвекне туңдыргычта сакласаң, ул кипми һәм күгәрми.

*Вакланган кукуруз кисәкләрен сохари оны урынына кулланырга була.

*Туңдырылган яшелчәләрне җебетмичә генә кайнап торган суга салсаң, аларның файдалы матдәләре күбрәк саклана.

*Лимонны сак кына басып өстәлдә тәгәрәтсәң, согы күбрәк була.

*Табаны салкын үсемлек мае белән майлап, аз гына он сипсәң, пешкән пирогны табадан алу җиңелрәк.

*Атланмайны 10 көннән артык сакларга киңәш ителми. Шуның өстенә ул яктылык яратмый.

*Чистартылмаган үсемлек маен салкынча урында 3 айга кадәр сакларга мөмкин.

*Гәрчич ашкайнату системасына ярдәм итә. Майлы ит, балык янына гәрчич бирергә киңәш ителә.


Нет комментариев