31 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Керемнәр турындагы декларацияне 4 майга кадәр тапшырырга кирәк
2016 елның Декларация кампаниясе старт алды. Салымнар салым агенты тарафыннан тотып калынмаган булса, 2015 елда алган табышлары турында физик затларга агымдагы елның 4 маена кадәр хисап тотарга кирәк. Әгәр 2015 елда өч елдан да азрак милектә булган милекне саткан очракта; фатирны һәм башка милекне вакытлыча кулланышка, арендага тапшырганда; кыйммәтле бүләкләр...
-
Түбән Үрәс авылында торак йорт янган
Бүген, 31 гыйнварда, сәгать 05.42дә Түбән Үрәс авылындагы хуҗалыкларның берсендә янгын чыга. Нәтиҗәдә торак йорт янып бетә. фото: http://16.mchs.gov.ru
-
Зур Сәрдек халык театры РДКда спектакль куйды
29 гыйнварда район мәдәният йортында Зур Сәрдек халык театры Т.Миңнуллинның "Без бит авыл малае" спектакле белән театраль конкурска ишек ачты.
-
Сәрдекбаш китапханәчесе балалар белән дәрес уздырды (+Фото)
Ленинград блокадасын тар-мар иткән көн уңаеннан, Сәрдекбаш авылы китапханәчесе Набиева Гөлназ "Ләйсән" балалар бакчасы күчмә китапханәсе китап укучылары өчен "Ленинград блокадасы" турында презентация күрсәтте. Презентация барышында балаларга аңлаешлы итеп сугыш авырлыклары,шулай ук Ленинград блокадасы вакытында өстенлек иткән ачлык турында аеруча басым ясап сөйләнелде.Балаларга ипинең кадере турында,аннан башка яшәп булмаганлыгы аңлатылды....
-
Илзидә Госманова үзен ничек формада тота?
"Айдарым" дип җырлаучы Илзидә Госманованың репертуарында шаян җырлар шактый. "Шаяным-хәйләкәрем", "Биик әле" һ.б. Ә хәзерге вакытта ул "Җүләр син" җырын яздыру өстендә эшли. Мондый җырлар башкару - бүгенге көндә халык ихтыяҗы, чөнки моңсулык көнкүрештә дә җитәрлек. Ә шулай да Илзидә Госманованың күңеле күбрәк халык җырларына тартыла икән. - Илзидә, инде...
-
Коточкыч авария - студент кыз һәлак булган
Бу куркыныч юл-транспорт һәлакәте Лаеш районында Казан-Оренбург трассасында килеп чыга. Биредә ике машина - "ВАЗ-2114" һәм "ВАЗ-2109" бәрелешә. Машиналарның берсендә Чистайның ике студенты - 19 яшьлек Александр С. һәм 21 яшьлек Эльвина В. утырган була. Алар Казанга юл тотканнар, дип фаразлана. Авария нәтиҗәсендә кыз шундук җан бирә. Александрның да хәле...
-
Акча алсаң, чегын да ал
Беркөнне кәрәзле телефоныма: "Гафу итегез, ялгыш сезнең номерга 200 сум акча салганмын. Зинһар өчен ул акчаны кайтарыгыз, кызымның номерына кире салыгыз әле" дигән сәлам хаты килде. Мондый төр СМС-хәбәрләрне алдау юлы белән акча үзләштерүчеләр юллый, дигәннәрен ишеткәнем бар иде. Шуның өчен әллә ни исем китмәде. Әмма әлеге мошенникларның тозагына эләгүчеләр...
-
Адайда яшәүче Хантимировлар гаиләсенең шәхси ярдәмче хуҗалыгында җиде сыер малы бар
Адай авылыннан Халикъ абый Хантимировлар гаиләсен мин ишетеп кенә түгел, бик якыннан беләм, алар - безнең терәлеп торган күршеләребез. Күршең бай булса - тавыгың тук була диләрме әле халык мәкалендә?! Тавык асрамыйбыз анысы, тик шулай да, күз тимәсен, күршеләребез җитеш, мул тормышта яшиләр. Авыл халкының төп байлыгы ул - терлек....