Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Адайда яшәүче Хантимировлар гаиләсенең шәхси ярдәмче хуҗалыгында җиде сыер малы бар

Адай авылыннан Халикъ абый Хантимировлар гаиләсен мин ишетеп кенә түгел, бик якыннан беләм, алар - безнең терәлеп торган күршеләребез. Күршең бай булса - тавыгың тук була диләрме әле халык мәкалендә?! Тавык асрамыйбыз анысы, тик шулай да, күз тимәсен, күршеләребез җитеш, мул тормышта яшиләр. Авыл халкының төп байлыгы ул - терлек....

Адай авылыннан Халикъ абый Хантимировлар гаиләсен мин ишетеп кенә түгел, бик якыннан беләм, алар - безнең терәлеп торган күршеләребез. Күршең бай булса - тавыгың тук була диләрме әле халык мәкалендә?! Тавык асрамыйбыз анысы, тик шулай да, күз тимәсен, күршеләребез җитеш, мул тормышта яшиләр. Авыл халкының төп байлыгы ул - терлек. Урамыбызда кайсы гына хуҗалыкны алып карасаң да, сыер малы гына да ике-өч баш. Яңа елдан Халикъ абыйларның шәхси ярдәмче хуҗалыгында сыерлар саны җидегә җиткән.

Хантимировлар - авылда үрнәк, тырыш гаиләләрнең берсе. Халикъ абый 25 ел буе чылбырлы трактор иярләде, ә тормыш иптәше Миңсылу апа исә фермада сыер сауды һәм башка хуҗалык эшләрендә катнашты. Бүгенге көндә уллары Фәнил, киленнәре Гүзәл һәм оныклары белән бергәләп шундый зур хуҗалыкны алып баралар. Күкшелдә яшәүче кызлары Венера белән кияүләре Данис тә аларга һәрвакыт бик теләп ярдәм итәләр.

Үткән җәйдә әлеге гаилә бик саллы гына төзелеш эшләре башкарып, ун баш сыерга исәпләнгән мал торагы җиткерде. Узган елның июль аенда республика программасы нигезендә 200 мең сум күләмендә субсидия дә алганнар алар. Әлеге ярдәм кимендә өч сыеры булган шәхси хуҗалыкларга абзар төзү өчен бирелә. Бу очракта хуҗалар савым сыерларының баш санын сигезгә җиткереп, аларны кимендә биш ел асрарга тиеш. Бу шарт үтәлмәсә, акчаны кире кайтарасы була. Моның кадәр төзелеш эшләрен башкарып чыгу өчен 200 мең сум акча гына җитми, әлбәттә, әмма бу аз сумма да түгел.

-Без кечкенәдән эшләп үскән авыл балалары бит. Хезмәттән куркып торсаң, авыл җирендә ничек яшәргә кирәк. Гомер буе мал асрап тормыш көттек, - ди Халик абый. - Эшне башлаганда дүрт сыер иде. Хәзер менә исән-сау бозауласалар, февральдә җиде сыер булачак. Абзарны ун савым сыерга исәпләп эшләдек. Мал тораклары барлыгы 1 миллион 100 мең сумга төште. Дәүләт биргән 200 мең сум субсидия дә зур ярдәм булды. Башта кәгазь эше күп булыр, документларны җыеп та, йөреп тә бетереп булмас, дип уйлаган идем. Җайлы гына хәл ителде үзе.

Сөтлебикәләрне Халикъ абый Удмуртия якларыннан сайлап, үзе савып карап алып кайткан. Ә безнең якларда сыерлар бик кыйммәт, 60-70 мең сум тора. Сыерлар бозаулагач, бозауларын да калдырырга исәплиләр. Үстереп, ит итеп сатабыз диделәр. Абзарга шланглар сузып, сөт саву аппараты өчен көйләп куйганнар. Саву аппараты да дәүләт ярдәмендә алынган. Бәясенең кырык проценты субсидия буларак кире кайтарылган. Сөтне Аш-Буҗи авылыннан Фәһим Маннаповка тапшыралар, ул исә капка төбенә үк килеп алып китә, бик уңайлы.

-Әлегә сөт бәяләре бераз күтәрелде. Ә җәйгә чыккач, тагын төшеп бетәчәк. Менә шуны җитәкчелек контрольгә алсын, сөтнең бер литры унбиш сумнан да түбән тәгәрәмәсен иде, - дип, теләк-фикерләрен җиткерделәр.

Шәһәр халкы атнаның биш-алты көнен эшләсә, тиешле ялын алып, йокысын туйдыра, рәхәтләнеп ял итә ала. Ә әлеге гаиләгә, малларны карап, барысына да өлгерер өчен көн саен иртәнге сәгать бишенче яртыда йокыдан торырга туры килә. Эшләре бүленмәгән, барысын да бергәләп башкаралар. Кемдер терлекләргә ашарга бирә, мал торакларын җыештыра, сыер сава. Иртән иртүк килеп җиткән машинага сөтне дә тапшырырга кирәк. Аннан балаларны уятыр вакыт җитә. Әдиләне мәктәпкә, Раязны балалар бакчасына озаталар. Алар өчен бу гадәти, көндәлек тормыш, шуңа күрә зарланып бер сүз дә әйтмәделәр. "Бергә-бергә эшләгәндә, бер авырлыгы да юк. Без әле бик иртә тормыйбыз, урамда бездән дә алдарак эш башлаучылар бар", - диделәр алар.

-Мин бирегә килгәч, эшкә өйрәндем. Кул белән сауганда, әни ике сыерны, мин икесен саудым. Аппаратка көйләгәч тә бергә-бергә эшлибез. Сыерлар тыныч, акыллы булса, унны да кул белән саварга була, - ди Гүзәл.

Гүзәл - Удмуртиянең Яңа Борнак авылы кызы. Кайчандыр Балтач районыннан күчеп утырган татар авылы дип аңлатты ул туган якларын. Өченче сыйныфта укыганда әбисе белән фермага сыер саварга барган кыз беренче тапкыр шунда "Снежок" исемле сыерны савып карый.

Мал асрау - алардан продукция алу гына түгел бит әле. Терлекләрне ашатыр өчен азыгын да хәзерләргә кирәк. Хантимировлар гаиләсенең 10 гектар җирләре бар. Алар анда ашлык, печәнен үстерә. "Әлегә барысы да җитә иде. Малларга башак, печән бирәбез. Быел силос та салсакмы дибез", - диде гаилә башлыгы Халикъ абый. Кырчылыкта кирәкле булган бар техниканы да үз көчләре белән тырышып булдыра алганнар. Моның өчен элек суган орлыгын да чәчәргә, бәрәңгесен дә үстерергә, итеген дә басарга туры килгән.

Менә шундый тырыш, хезмәт сөючән безнең күршеләребез. Алар әле авылның мәдәни тормышында да актив катнашалар. Гүзәл бик матур итеп җырлый, кызы Әдиләгә дә төрледән-төрле җыр-биюләр өйрәтергә вакыт таба.

-Оныклар өчен тырышабыз инде без, аларны кеше итәсе бар, - диде Халикъ абый, уйнап йөргән балаларга күрсәтеп. - Алга таба да исән-сау булып, аларның туйларын күрергә язсын.

Районда 32 шәхси хуҗалыкка сөтчелек юнәлешендәге мини-фермалар төзү чыгымнарын өлешчә каплау өчен 200 мең сум күләмендә субсидия бирелгән. Ә Зур Сәрдек авыл җирлегендә дәүләт ярдәменнән 7 хуҗалык файдаланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев