Акча алсаң, чегын да ал
Беркөнне кәрәзле телефоныма: "Гафу итегез, ялгыш сезнең номерга 200 сум акча салганмын. Зинһар өчен ул акчаны кайтарыгыз, кызымның номерына кире салыгыз әле" дигән сәлам хаты килде. Мондый төр СМС-хәбәрләрне алдау юлы белән акча үзләштерүчеләр юллый, дигәннәрен ишеткәнем бар иде. Шуның өчен әллә ни исем китмәде. Әмма әлеге мошенникларның тозагына эләгүчеләр...
Беркөнне кәрәзле телефоныма: "Гафу итегез, ялгыш сезнең номерга 200 сум акча салганмын. Зинһар өчен ул акчаны кайтарыгыз, кызымның номерына кире салыгыз әле" дигән сәлам хаты килде. Мондый төр СМС-хәбәрләрне алдау юлы белән акча үзләштерүчеләр юллый, дигәннәрен ишеткәнем бар иде. Шуның өчен әллә ни исем китмәде. Әмма әлеге мошенникларның тозагына эләгүчеләр арасында райондашларыбыз шактый икән.
-Андый СМС-хәбәр телефоныма төшкә кадәр килде, - дип сөйли Кукмарада яшәүче Әминә апа (исемнәр үзгәртелде.- авт.). - Борчылдым шулкадәр. Эшкә баргач, компьютер аша гына 200 сум акчаны хәбәр иясенә юлладым. Кеше акчасы бит, кемнеңдер хакына керә алмыйм, янәсе. Акча барып җиттеме, дип сорыйм дигән идем әле, вакытым гына булмады. Көне буена беркемгә дә шалтыратмадым. Ә инде кич белән өйгә кайтып, телефонымда ничә сум акча бар икән, дип балансын карасам, 10 сум тирәсе генә калган. Шуннан соң гына үземнең алданганымны аңладым.
Икенче бер райондашыбыз исә кибетчегә рәхмәт укый.
-Кәрәзле телефон номерының бер генә санын ялгыш җыйсаң да, акчаң башка кешегә китәргә мөмкин. Шуның өчен мин дә, тиз генә 200 сум акчаны кесәмә салып, үзебезнең яндагы кибетнең банкоматына ашыктым, - ди Тәслимә ханым. - "Берәр хәл булмагандыр бит, сулуың капкан?" - дип каршы алды кибетче кызыбыз. Аңа телефонымдагы хәбәрне күрсәткән идем, артык акчаң бармы әллә, дип көлергә тотынды. Баксаң, әлеге төр СМСларны мошенниклар җибәрә, минем шикелле беркатлылар инде күрсәтелгән номерга акча салырга да өлгергән икән. Юкса, кәрәзле телефонда күпме акча булуын гына тикшерәсе дә...
Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, узган атнада районда мошенниклык белән бәйле биш җинаять эше кузгатылган.
-Банкоматлардан акча алган вакытта, кибетләрдә товар өчен банк картасы аша түләгәндә күп кеше чекны ташлап калдыра. Болай эшләргә хич ярамый. Чөнки әлеге чекта код була. Мошенниклар аның аша "мобиль банк"ка керәләр һәм исәп-хисап счетларындагы барлык акчаларны "чистарталар". Бүгенге көндә безгә кукмаралылардан әнә шундый өч гариза керде. Күңелсез хәлләр килеп чыкмасын өчен банк карталарын мобиль банк хезмәтенә (900) тоташтырмавыгыз хәерле. Билгесез кешеләргә беркайчан да акча күчермәгез, банк картасының мәгълүматларын әйтмәгез. Бер банк картасыннан икенчесенә акча күчерү өчен нибары аның номеры гына кирәк.Үзләрен банк хезмәткәре дип таныштыручылардан да сак булыгыз. Компютерыгызга яисә телефоныгызга килгән шикле сылтамаларны читләп үтегез,- ди район эчке эшләр бүлегенең җинаятьчеләрне эзләү бүлекчәсе начальнигы Илгиз Әхәтов.
Алсу ИДРИСОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев