30 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Үрәсбаш авылы яшьләре “Күңелле стартлар”да көч сынашты (фото)
(Кукмара, "Хезмәт даны"). Үрәсбаш клубында студентлар көненә багышланган "Күңелле стартлар" уены булып узды. Анда "Алга" командасы белән "Зарядка" командасы үзара көч сынашты. Катнашучыларыбыз скакалка, туп, обруч белән төрледән-төрле уеннарда ярышты. Уеныбызның төп ярышы - канат тартышу иде. Командаларыбызның берсе дә бирешергә теләмәде. Уенда дуслык җиңде, дип хәбәр итте клуб мөдире...
-
Олыяз мәктәбе укучылары солдат белән очрашты (фото)
(Кукмара, "Хезмәт даны"). Мәктәбебезнең чыгарылыш укучылары белем йорты белән элемтәне өзмиләр. Әле шушы көннәрдә тырыш, уңган егетләребезнең берсе Рамил Хәбибуллин армия хезмәтеннән кайтты һәм мәктәпкә укытучылар, укучылар янына очрашуга килде. Рамил Хабаровск краенда хезмәт итте. Ул мәктәптә укыган елларда "Кар десанты" төркемендә иде. Солдат белән очрашу укучыларга бик ошады, дип...
-
Олыяз балалар бакчасында өстәмә урыннар булдырылды (фотолар)
(Кукмара, "Хезмәт даны"). Олыяз урта мәктәбе канаты астында урнашкан балалар бакчасында 3-5 яшькә кадәрге сабыйлар өчен урыннар саны җитеп бетми иде. Әмма хәзер бу проблема юк. Ринат Ваһапов җитәкчелегендәге "Техстрой" төзелеш оешмасы биредә төзекләндерү эшләре башкарды һәм өстәмә 20 урын булдырылды. Бүгенге көндә бакчада Олыяз, Югары һәм Түбән Казаклар, Балыклы...
-
Ташлы Елга кызы Гөлназ мәрхәмәтле кешеләрдән ярдәм өмет итеп яши
"Яраткан бәндәмне сынармын" дигән Аллаһы Тәгалә. Кукмара районы Ташлы Елга авылында яшәүче 23 яшьлек Гөлназ Сәлләмова да зур сынау алдында калган. Табиблар кызга тууга ДЦП диагнозы куйганнар. Әлеге авыру нәтиҗәсендә аның умыртка баганасына зыян килә. Хәзерге вакытта Гөлназ S формалы сколиоз авыруыннан газап чигә. Умыртка баганасы кәкрәю Гөлназның йөрәгенә, үпкәсенә...
-
Якташыбыз Фәнүзә Кадыйрова Казахстанда узучы Кышкы Универсиадада катнаша (фото)
Якшәмбе көнне Казахстанның Алма-Ата шәһәрендә тантаналы төстә дөньякүләм Кышкы Универсиада ачылды. Ярышларда 55 илдән 17 яшьтән алып 28 яшькәчә ике меңнән артык спортчы катнаша. Алар 12 спорт төре буенча көч сынашачаклар. Спортның шайбалы хоккей буенча Россия җыелма командасы составында безнең якташыбыз, Сәрдекбаш авылы кызы, Ухта шәһәренең "Арктик-Университет " хоккей клубының...
-
Район Мәдәният йортында “КВН” уеннарының финалы үтте (фото)
(Кукмара, "Хезмәт даны"). Анда сайлап алу турларында җиңү яулаган Зур Кукмара, Ятмас Дусай, Манзарас, Кәркәүч, Урта Комар, Вахит, Югары Чура командалары көч сынашты. Программада сәламләү, музыкаль бәйге, шаян номерлар, җыр-бию, пародияләр бар иде. Киеренке көрәштән соң беренче урынны Вахит мәдәният йорты командасы алды. фото "Наш Кукмор"дан
-
Кукмара делегациясе Татарстан Дәүләт Советында узган “Ачык ишекләр” көнендә катнашты
(Кукмара, "Хезмәт даны"). Татарстан Дәүләт Советында "Парламент дәресе"н уздыру һәм оештыру буенча "Ачык ишекләр" көне узды. Чара республика 2030 Стратегиясен пропагандалау һәм өйрәнүгә багышланган иде. Белем бирү оешмаларының тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары белән Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрид Мөхәммәтшин очрашты. "Ачык ишекләр"дә Кукмарадан да делегация катнашты. Эдуарда Мөхәмәтьянов фотосы
-
Кукмарадан читтә яшәүчеләр игътибарына!
(Кукмара, "Хезмәт даны"). "Хезмәт даны" һәм "Трудовая слава" газеталарының электрон версиясенә подписка игълан ителә. 6 айга язылу бәясе - 300 сум.
-
Район эчке эшләр бүлеге начальнигы күкрәк билгесенә ия булды
(Кукмара, "Хезмәт даны"). Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының киңәйтелгән утырышында узган ел оператив-хезмәт эшчәнлегендә югары нәтиҗәләргә ирешкән бүлек начальникларын бүләкләделәр. Эчке эшләр министры Артем Хохорин район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиевка "Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының мактаулы хезмәткәре" дигән күкрәк билгесе тапшырды. Фото район эчке эшләр бүлеге сайтыннан.