Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Якташыбыз Фәнүзә Кадыйрова Казахстанда узучы Кышкы Универсиадада катнаша (фото)

Якшәмбе көнне Казахстанның Алма-Ата шәһәрендә тантаналы төстә дөньякүләм Кышкы Универсиада ачылды. Ярышларда 55 илдән 17 яшьтән алып 28 яшькәчә ике меңнән артык спортчы катнаша. Алар 12 спорт төре буенча көч сынашачаклар. Спортның шайбалы хоккей буенча Россия җыелма командасы составында безнең якташыбыз, Сәрдекбаш авылы кызы, Ухта шәһәренең "Арктик-Университет " хоккей клубының...

Якшәмбе көнне Казахстанның Алма-Ата шәһәрендә тантаналы төстә дөньякүләм Кышкы Универсиада ачылды. Ярышларда 55 илдән 17 яшьтән алып 28 яшькәчә ике меңнән артык спортчы катнаша. Алар 12 спорт төре буенча көч сынашачаклар. Спортның шайбалы хоккей буенча Россия җыелма командасы составында безнең якташыбыз, Сәрдекбаш авылы кызы, Ухта шәһәренең "Арктик-Университет " хоккей клубының һөҗүмчесе Фәнүзә Кадыйрова да бар. Команданың беренче уены үткән якшәмбедә Америка Кушма штатлары җыелма командасы белән булды. Очрашу безнекеләр файдасына 7:1 белән тәмамланды. Бу уенда Фәнүзә бер гол кертте, ике тапкыр гол өчен уңышлы пас бирде. Ул 27 номерлы кием белән чыгыш ясый. Киләсе уен 2 февральдә Япония командасы белән булачак. Универсиададан трансляцияне "Матч ТВ" каналында карарга мөмкин.

фото https://vk.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев