Олыяз балалар бакчасында өстәмә урыннар булдырылды (фотолар)
Хәбәрләр

Олыяз балалар бакчасында өстәмә урыннар булдырылды (фотолар)

(Кукмара, "Хезмәт даны"). Олыяз урта мәктәбе канаты астында урнашкан балалар бакчасында 3-5 яшькә кадәрге сабыйлар өчен урыннар саны җитеп бетми иде. Әмма хәзер бу проблема юк. Ринат Ваһапов җитәкчелегендәге "Техстрой" төзелеш оешмасы биредә төзекләндерү эшләре башкарды һәм өстәмә 20 урын булдырылды. Бүгенге көндә бакчада Олыяз, Югары һәм Түбән Казаклар, Балыклы...

(Кукмара, "Хезмәт даны"). Олыяз урта мәктәбе канаты астында урнашкан балалар бакчасында 3-5 яшькә кадәрге сабыйлар өчен урыннар саны җитеп бетми иде. Әмма хәзер бу проблема юк. Ринат Ваһапов җитәкчелегендәге "Техстрой" төзелеш оешмасы биредә төзекләндерү эшләре башкарды һәм өстәмә 20 урын булдырылды. Бүгенге көндә бакчада Олыяз, Югары һәм Түбән Казаклар, Балыклы авылларыннан 76 бала тәрбияләнә. Район җитәкчелегенә, "Урал" хуҗалыгына, төзүчеләргә әти-әниләр бик рәхмәтле, дип хәбәр итте Олыяз мәктәбе директоры Гомәр Хаҗиев.

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев