29 июль 2017 яңалыклары
-
Хәния Фәрхине соңгы юлга озату мәрәсименнән ФОТОРЕПОРТАЖ
Танылган җырчыны озатырга бик күп кеше, артистлар, мәдәният һәм сәнгать әһелләре килде. Алар аның рухына дога кылып, каберен чәчәкләргә күмде.
-
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстанда һава торышының бозылу ихтималы турында кисәтә
Һава торышының көйсезләнүе иртәгә көн уртасыннан кичкә кадәр вакыт аралыгында күзәтелергә мөмкин.
-
Алдагы тәүлекләрдә синоптиклар җәйнең иң кызу көннәрен фаразлый
Көндез иң югары температура +28..+33 градус булырга мөмкин.
-
Бәхет – бакча, тәүфыйк – киртә
Кукмара мәдрәсәсе каршында бик яхшы көндезге лагерь оештырылуы турында моңарчы ишетеп белсәм дә, оныгымны быел беренче мәртәбә яздырган идем.
-
Хәния Фәрхи: «Күрәсе килгән кешем – әни, иң яраткан ризыгым – әни пешергән бәлеш, барасы килгән җирем – туган авылым Салаюа»
«Үпкәләсәң, әйдә, үпкәлә, «Әлдермешкә кайтам әле», «Сагынам сине, Питрәч», «Онытылыр димә»... Хәния Фәрхи дигән исемне ишетүгә, үзеңнән-үзе шул җырларны көйли башлыйсың. Хәзер инде алар хәтер буларак яңгырар. 57 яшендә, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәния ФӘРХИ якты дөньядан китеп барды... Әнисе янына Башкортстанның Тәтешле районына кайткан җиреннән, кинәт йөрәк өянәге...
-
Ташламалы бәягә "Хезмәт даны"на язылып калырга ашыгыгыз
2018 елның беренче яртыеллыгына язылу өчен август ахырына кадәр район газетасына ташламалы бәя тәкъдим ителә, 6 айга 616 сум 44 тиеннән, ә оешмалар 706 сум 44 тиеннән язылырга мөмкин. Редакция 31 августка кадәр газетабызга язылучылар арасында акция игълан итә. Инде бәхетле отыш ияләренә бүләкләр дә әзерләп куйдык. Төп приз -...
-
Әдәби патриотик фестиваль үткәрелә
Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык "Россиянең балаларга һәм яшьләргә гражданлык һәм патриотик тәрбия бирү үзәге" федераль дәүләт бюджет учреждениесе белән берлектә агымдагы елның ноябренә кадәр "Рус рифмалары" дигән әдәби патриотик фестиваль үткәрә. Конкурста катнашу өчен 18-30 яшьтәге яшь прозаиклар һәм шагыйрьләр чакырыла. Фестивальдә катнашу өчен интернет мәгълүмати-телекоммуникацион челтәрендәге http://ais.fadm.gov.ru сайтында...
-
Кукмарадан Зөмәрә Җиһаншина Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтаенда катнашачак
Зөмәрә ханым Казанда 2-6 августта үтәчәк Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтаена районыбыздан делегат итеп сайланды. Нинди уй-ниятләр белән барырга җыена, корылтай эшеннән нинди нәтиҗәләр көтә - әнә шундый һәм башка сораулар бирдем үзенә.