29 март 2016 яңалыклары
-
Зур Кукмара үзешчәннәре РДКда спектакль куя
1 апрельдә район Мәдәният йортында Зур Кукмара үзешчәннәре Данил Салиховның "Мөгезле Мәүлихан" комедиясен тәкъдим итә. Башлана 19.00 сәгатьтә.
-
Утлы корал тапшырган өчен - акча
Утлы корал, шартлаткыч матдәләрнең законсыз әйләнешен туктату максатында "Арсенал" оператив-кисәтү операциясе бара. Бүгенге көндә районның 399 кешесендә 524 данә утлы корал бар. Әмма әлеге коралларны исәпкә кую гына түгел, ә тиешенчә саклый да белергә кирәк. Узган ел район территориясендә утлы корал белән бәйле булган 7 җинаять теркәлде, коралларның сакланыш тәртибен...
-
Май бәйрәмендә бер атна ял итәбез
Россия халкы май бәйрәмнәрендә тулаем алганда бер атна ял итәчәк. Илнең Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәте шулай дип җиткерде. Аерым алганда, Хезмәт бәйрәмендә рәттән 4 көн, ә Бөек Җиңү көне уңаеннан 3 көн ял көтә. "Ял көннәренә килгәндә, 1 май бәйрәме уңаеннан 30 апрельдән - шимбәдән үк ял итә башлыйбыз,...
-
Марат Әхмәтов министр вазифасын калдырып китәрме?
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов РФ Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлыкка кандидат булып теркәлде. Ул министрлыкны Дәүләт Думасына алмаштырыр дигән сүзләр йөри. Бүген Марат Әхмәтов әлеге сүзләргә ачыклык кертте. - Чәчүне уздыргач, урып-җыярга да кирәк инде, - диде ул. - Хәзерге вакытта праймериз бара. Барысын да вакыт күрсәтер....
-
Китапханә яңалыклары
Аш-Буҗи авылы китапханәчесе Алсу Ярмиева, югары сыйныф укучылары өчен, "Начар гадәтләргә - Юк" дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Әңгәмә барышында укучыларга тәмәке тарту, исерткеч эчемлекләр куллану-ның зарары хакында сөйләнде. Кешене упкынга илтүче, җәмгыятьнең явыз дошманы булган тәмәке тарту, наркомания, алкоголизм турында гыйбрәтле сүзләр, мисаллар китерелде. Наркомания темасына багышланган презентация күрсәтелде. Сәрдекбаш...
-
“Йолдызлык” балалар бакчасында “Әбиемнең серле сандыгы” дигән чара үтте (+Фото)
"Үткәнен белмәгәннең - киләчәге юк" - ди халык. Халкыбызның гореф-гадәтләрен, буыннан-буынга истәлек булып калган йолаларны хәтерләрендә калдыру, җыр-биюләр һәм уеннар аша балаларны татар халкының үткәне белән таныштыру максатыннан, Кукмараның бишенче номерлы "Йолдызлык" балалар бакчасында "Әбиемнең серле сандыгы" дип исемләнгән чара үтте. "Әбиемнең күңел сандыгы! Нинди серләр саклый икән ул? Гомер...
-
Без бәхетле идек... (арабыздан вакытсыз киткән Айнур Галимов турында)
Моннан берничә ел элек Казан дәүләт университетында журналист булырга укып йөргән Айнур Галимов турында күңелсез хәбәр таралды. Егеттә яман шеш, аны Германиядә дәвалану өчен акча җыялар икән, диделәр. Казан урамнарында Айнурның сурәте төшкән язулар еш очрады ул чакта. Айнур көтмәгәндә авырып китә. Студент чагы. Аркасында ниндидер шеш күрсә дә, сызламагач,...
-
Район Советы утырышы булды
Район башлыгының 48 санлы 17.03.2016 елгы карары нигезендә район Советы бинасында өченче чакырылыш район Советының чираттагы җиденче утырышы булды. Көн тәртибендә: Кукмара муниципаль районы эчке эшләр бүлегенең 2015 елгы эшчәнлеге турында хисап; районның Контроль исәп-хисап палатасының 2015 елгы эшчәнлеге турында хисап; районның 2015 елга бюджет үтәлеше турында хисап; Кукмара муниципаль...
-
Лаеклы пенсия ничә сум булырга тиеш?
Россиялеләр үз пенсияләрен лаеклы дип санамый. Алар җитеш картлыкта яшәр өчен, хәзерге пенсияне өч тапкырга арттырырга кирәк, ди. Россия Федерациясе Пенсия фондының мәгълүматларына караганда, пенсиянең иминият өлеше 12 582 сум тәшкил итә. Ә россиялеләр фикеренчә, лаеклы пенсия 36 мең сумга якын булырга тиеш. Хәзерге вакытта җитеш картлыкта яшәр өчен россиялеләргә...
-
Зур Сәрдектә "Нәүрүз" гөрләде (+Фото)
Зур Сәрдек мәдәният йортында Нәүрүз бәйрәме гөрләде. Балалар өчен бик күп конкурслар һәм эстафеталар әзерләнгән иде. Рус, татар, инглиз телендә шигырь сөйләүчеләр үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Экранга куелган табышмакларга да җавапны бергәләп таптылар. Иң көтеп алганы - Нәүрүз боткасыннан, коймаклардан авыз итеп сыйланып алу булды, билгеле. Рәмзия Хөсәенова хәбәре һәм фотолары
-
“Шәфкать”тә әңгәмә-уен үткәрелде
"Шәфкать" тернәкләндерү үзәгендә тернәкләнү узучы балалар белән төнге палата шәфкать туташы Мәфрүзә Сабирҗанова "Хәрәкәттә-бәрәкәт" дип аталган әңгәмә-уен үткәрде. Балалар әлеге чарада бик теләп катнашып, сәламәт булу өчен үз өстеңдә нәрсә эшләргә кирәклеге турында фикер алыштылар, үзләре үк уен, эш элементларын күрсәттеләр, киләсе очрашуны да көтеп калачакларын белдерделәр. Фото газета архивыннан
-
Эчәсезме... юкка!
Спиртлы эчемлекләргә бәяләр күпме генә артуга карамастан, мул табын түреннән һич кенә дә төшәсе килми аракы дигән зәхмәтнең. Нинди генә сәбәп табылмасын: кайгы-шатлык уртаклашумы, бәби "тәпие" юумы - куллар һаман да шул чәркәгә үрелә. Югыйсә, аракының зыяны турында һәрберебез белә. Ләкин, чир китә - гадәт китми шул... Район башкарма комитетының...