Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Эчәсезме... юкка!

Спиртлы эчемлекләргә бәяләр күпме генә артуга карамастан, мул табын түреннән һич кенә дә төшәсе килми аракы дигән зәхмәтнең. Нинди генә сәбәп табылмасын: кайгы-шатлык уртаклашумы, бәби "тәпие" юумы - куллар һаман да шул чәркәгә үрелә. Югыйсә, аракының зыяны турында һәрберебез белә. Ләкин, чир китә - гадәт китми шул... Район башкарма комитетының...

Спиртлы эчемлекләргә бәяләр күпме генә артуга карамастан, мул табын түреннән һич кенә дә төшәсе килми аракы дигән зәхмәтнең. Нинди генә сәбәп табылмасын: кайгы-шатлык уртаклашумы, бәби "тәпие" юумы - куллар һаман да шул чәркәгә үрелә. Югыйсә, аракының зыяны турында һәрберебез белә. Ләкин, чир китә - гадәт китми шул...

Район башкарма комитетының территориаль үсеш бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, агымдагы елның ике аенда районда 79 мең 371 литр алкоголь продукциясе сатылган. Бу сан узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 20 мең литрга күбрәк. Ә инде райондагы халык санына бүлеп карасак, бу бер кешегә 1,5 литр спиртлы эчемлек туры килә дигән сүз.

-Кукмарада алкогольле эчемлекләрне ваклап сату өчен лицензиясе булган 167 сәүдә ноктасы бар. Шуларның 44е - поселокта, ә 123е - авылларда, - ди Татарстан дәүләт алкоголь инспекциясе Арча территориаль органы бүлегенең контроль-инспекция бүлеге җитәкчесе Ленар Вафин. - Әмма бүгенге көндә районның авыл җирлекләрендәге 47 кибеттә алкоголь сатылмый. Спиртлы эчемлекләр сатуның кимүе законсыз рәвештә суррогат, шул исәптән Казахстан аракысының таралуына китерергә мөмкин.

Районыбыз авылларында быел алкоголь продукциясе сатуның артуы күзәтелә. Узган елның гыйнвар-февралендә 28 мең литр спиртлы эчемлек сатылган булса, быел ул 33 мең литрга җиткән. Аның каравы, Кукмарада сырага сорау кимегән - быел 19 мең литр кулланылган. Узган ел инде бу вакытка 59 мең литр сыра эчелгән булган.

Көмешкә, бәясе очсыз дип, шикле урыннарда ясалган спирт, ялган аракы, коньякларга өстенлек бирүчеләр күбәйде. Теләсә нинди эчемлек куллану нәтиҗәсендә агуланып, вакытсыз арадабыздан китүчеләрнең саны елдан-ел арту да бик аяныч.

-Татарстан дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан мобиль төркем составында алкоголь һәм спиртлы эчемлекләрнең законсыз әйләнешен ачыклау һәм аларны чикләү максатында даими рәвештә рейдлар уздырыла, - ди Ленар Вафин. - 25 февральдә поселокның Октябрь урамында бер хатын-кызның документлары булмаган килеш алкоголь продукциясе алып кайту факты ачыкланды. Аның автомобиль салоныннан 0,25 литрлы 40 шешә аракы - барлыгы10 литр эчемлек алынды. Хәзерге вакытта административ тикшерү уздырыла. Шулай ук Урта Комар һәм Чишмәбаш авылларындагы кибетләрдә дә тиеш булмаган вакытта (закон нигезендә спиртлы эчемлекләр бары тик иртәнге сәгать уннан кичке сәгать унга кадәр генә сатылырга тиеш.- авт.) сыра сатуның ике очрагы булды. Берсендә 2,5 литрлы шешәдәге сыра 200 сумга, икенчесендә 1,5 литрлы шешәдәгесе 105 сумга сатылды. Әлеге сәүдә нокталарының хуҗалары бишәр мең сум штрафка тартылды.

Алкоголь һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен булдырмау юнәлешендә полиция хезмәткәрләре тарафыннан да даими рәвештә оператив-тикшерү эшләре уздырылып тора. Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлегенең өлкән оперуполномоченные Сергей Пахомов сүзләренә караганда, быел халыктан законсыз әйләнештә булган 10 литр алкоголь һәм спиртлы продукция алынган, 2 административ беркетмә төзелгән, 15 мең сумлык штраф язылган, Россия Җинаятьләр Кодексының 238 маддәсе, 1 бүлеге буенча (куркынычсызлык таләпләренә җавап бирмәүче продукция җитештерү һәм сату) 2 җинаять эше кузгатылган.

-Түбән Үрәс авылындагы хуҗалыкларның берсенә тикшерү сатып-алуы уздырылды. 1958 елгы ханым өеннән законсыз рәвештә 1,5 литрлы пластмасса шешәдә 0,5 литр спиртлы сыеклык сатты, спиртлы эчемлек салынган ярты литрлы шешәне ирекле рәвештә үзе бирде. Бу факт буенча җинаять эше кузгатылды һәм судка җибәрелде, - ди Сергей Пахомов. - Узган ел Янил авылында яшәүче ир-егетнең автомобиленнән тиешле документларсыз, контрафакт билгеләре булган һәрберсе 0,5әр лиртлы 6524 шешә коньяк, 1әр литрлы 3456 шешә мартини эчемлеге, 0,5 литрлы 6300 шешә аракы - барлыгы 9868 литр алкоголь продукциясе алынган иде. Быелның гыйнвар ахырында тикшерү комитеты хезмәткәрләре тарафыннан аңа карата өстәмә рәвештә җинаять эше кузгатылды.

Сатып алынган алкогольле эчемлекнең чынмы, ялганмы икәнлегенә шикләнәсез икән, аны интернет челтәрендә Татарстан республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталына кереп (uslugi.tatar.ru) ачыкларга мөмкин. Шешә капкачында күрсәтелгән партиянең теркәлү номерын яисә штрих-код өстендәге номерны язганнан соң, алкогольле эчемлекнең исеме, шешәнең күләме, катылыгы, җитештерү датасы һәм җитештерүче турында мәгълүмат аласың. Шулай ук кәрәзле телефоннан 5-114-115 номерына шалтыратып та белешергә мөмкин. Мәгълүматлар туры килсә, эчемлек сыйфатлы дигән сүз. Киресенчә булган очракта, продукцияне сатып алудан баш тартырга кирәк. Легаль булмаган алкоголь продукциясе белән сату итүнең барлык фактлары хакында Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең тәүлек буенча эшләүче "кайнар линия" телефонына 8(843) 663-22-69 шалтыратырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев