“Йолдызлык” балалар бакчасында “Әбиемнең серле сандыгы” дигән чара үтте (+Фото)
"Үткәнен белмәгәннең - киләчәге юк" - ди халык. Халкыбызның гореф-гадәтләрен, буыннан-буынга истәлек булып калган йолаларны хәтерләрендә калдыру, җыр-биюләр һәм уеннар аша балаларны татар халкының үткәне белән таныштыру максатыннан, Кукмараның бишенче номерлы "Йолдызлык" балалар бакчасында "Әбиемнең серле сандыгы" дип исемләнгән чара үтте. "Әбиемнең күңел сандыгы! Нинди серләр саклый икән ул? Гомер...
"Үткәнен белмәгәннең - киләчәге юк" - ди халык.
Халкыбызның гореф-гадәтләрен, буыннан-буынга истәлек булып калган йолаларны хәтерләрендә калдыру, җыр-биюләр һәм уеннар аша балаларны татар халкының үткәне белән таныштыру максатыннан, Кукмараның бишенче номерлы "Йолдызлык" балалар бакчасында "Әбиемнең серле сандыгы" дип исемләнгән чара үтте.
"Әбиемнең күңел сандыгы!
Нинди серләр саклый икән ул?
Гомер буе җыйган хәзинәме,
Әллә инде күңел бизәгеме,
Нинди серләр саклый икән ул?
Әбиемнең күңел сандыгын
Бер ачасы иде, ачасы…
Әби-бабам белгән йолаларны,
Халкыбызның күңел җәүһәрләрен
Эх, беләсе иде, беләсе...
Әбиемнең матур сандыгы
Кызыктыра инде күптәннән.
Ач, әбием, безгә күңелеңне,
Яшь буынга мирас булып калсын,
Бер хәзинә калсын үткәннән."- дип матур сүзләр белән алып баручы (татар теле тәрбиячесе Ләйлә Рахматуллина) чараны башлап җибәрде. Ул милли киемнәр кигән балаларны кыңгырау таккан атка "утыртып" авылга, Миңҗамал әбигә кунакка алып китте. Әби (татар теле тәрбиячесе Ралинә Хисмәтова) кунакларны үзенең чиккән сөлгеләр белән матур итеп бизәлгән өенә чакырды. Өй эченә милли ризыклар тулы самоварлы өстәл, чиккән мендәрле сәке һәм иң түрдә - серле сандык ямь биреп тора иде. Миңҗамал әби сандыгын тиз генә ачмады, балаларның татар мәкальләрен белүен тикшергәч кенә, серле сандык ачылды. Әби аннан бер-бер артлы чиккән кулъяулык, кияүгә чыкканда кигән күлмәген, аулак өйләрдә җиделе лампа астында кич утырып чиккән алъяпкычын, бәйрәмнәрдә генә кигән калфагын, әтисе үреп биргән юкә чабатасын алып күрсәтте. Балаларга "Яулык салыш", "Капкалы" уеннарын өйрәтте, шул уеннарны күңелле итеп уйнадылар.
Бакчабызга төрле милләт вәкилләре йөри. Бу чарада алар да актив катнашты. Музыка тәрбиячесе Гөлназ Хаҗиева кызларыбыз һәм малайларыбызны матур татар биюенә өйрәтте, алар Миңҗамал әбигә "Әбием күзлек кия", "Әбием-әбекәем" дигән җырлар да җырлап күрсәттеләр. Әби үзе дә түзмәде, кияү бүләге итеп бабай ярминкәдән алып кайткан бизәкле көянтә - чиләкләре белән яшь чагындагы кебек биеп җибәрде.
Әбиебезнең сандыгы чыннан да серле икән бит! Аны ачкан саен сабыйлар үзләре өчен бик күп яңалык белә алдылар. Бу чарага балалар үзләренең әбиләрен дә чакырганнар иде. Алар оныкларының сөйләгән шигырьләренә, җырларына сокландылар, үзләренең яшь чаклары, әби-бабайлары турындагы истәлекләре белән уртаклаштылар, матур теләкләр теләделәр.
"Хәтерләүдән курыкмагыз сез!
Үткәнегезне онытмагыз сез.
Белегез сез ерак бабаларның,
Ничек итеп көн иткәнен...
Ни иккәнен, ни чиккәнен,
Нинди җырлар, нинди моңнар
Безгә калдырып киткәнен.
Күңел сандыкларыгыз саекмасын, һәрчак тулыланып, баеп торсын!" - дигән теләкләр белән алып баручы чараны йомгаклады.
Өлкәннәргә карата хөрмәт тәрбияләү, халкыбызның тарихына кызыксыну уяту, җырлы-биюле уеннарына мәхәббәт тәрбияләү, гореф-гадәтләребезне, милли йолаларыбызны, мәкаль -әйтемнәребезне кабат искә төшерү сабый балалар өчен тәрбияви яктан бик әһәмиятле булды.
Ралинә Хисмәтова, Ләйлә Рахматуллина, "Йолдызлык" балалар бакчасының татар теле тәрбиячеләре
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев