Утлы корал тапшырган өчен - акча
Утлы корал, шартлаткыч матдәләрнең законсыз әйләнешен туктату максатында "Арсенал" оператив-кисәтү операциясе бара. Бүгенге көндә районның 399 кешесендә 524 данә утлы корал бар. Әмма әлеге коралларны исәпкә кую гына түгел, ә тиешенчә саклый да белергә кирәк. Узган ел район территориясендә утлы корал белән бәйле булган 7 җинаять теркәлде, коралларның сакланыш тәртибен...
Утлы корал, шартлаткыч матдәләрнең законсыз әйләнешен туктату максатында "Арсенал" оператив-кисәтү операциясе бара.
Бүгенге көндә районның 399 кешесендә 524 данә утлы корал бар. Әмма әлеге коралларны исәпкә кую гына түгел, ә тиешенчә саклый да белергә кирәк. Узган ел район территориясендә утлы корал белән бәйле булган 7 җинаять теркәлде, коралларның сакланыш тәртибен бозган өчен 52 кеше административ җаваплылыкка тартылды.
"Арсенал" операциясе барышында быел да коралларның сакланыш тәртибе тикшереләчәк. Әгәр сезгә корал кирәк түгел, яисә утлы корал тапкансыз икән, аны полициягә алып килеп бирергә, 02, 2-70-80, 2-65-41 телефоннары аша шалтыратып әйтергә кирәк.
Татарстан Министрлар Кабинеты карары буенча, киселгән утлы корал тапшырган өчен - 3 мең, шартлаткыч матдәләр һәм шартлату чаралары өчен - 2 мең, гранаталар һәм шома көпшәле утлы ату коралы өчен - 1 мең 500 сум, көпшәсе киселгән, кулдан ясалган утлы коралга - 1 мең, газлы, пневматик һәм травматик корал өчен - 500 сум, киселгән утлы коралга хәрби кирәк-яраклар өчен 20 сумга кадәр акча түләнә.
Рамил НУРГАЛИЕВ, район эчке эшләр бүлеге начальнигы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев