28 август 2017 яңалыклары
-
Мәдәният яңалыклары
Олыяз авылы мәдәният йортында "Мәдәният хезмәткәрләре бездә кунакта" дигән очрашу кичәсе, Кенәбаш клубында "Нигә җәй һаман җитми?" дигән концерт, Ятмас Дусайда "Җырлыйм туган якта" дигән әдәби-музыкаль кичә узды. Республика көне уңаеннан Аман-Оштырма, Өркеш, Түбән Үрәс, Югары Шәмәрдән, Урта Комар, Байлангар клубларында бәйрәм кичәләре оештырылды. Район үзешчәннәре Аш.Буҗи, Каенлыкта - "Кичке...
-
Татарстан синоптиклары көчле яңгыр һәм яшен турында кисәтә
Кыска вакыт аралыгында җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр көчәергә мөмкин.
-
"Кайнар линия" телефоны эшли
Ялган аракы яки спиртлы эчемлекләрне сату очраклары турында хәбәр итү өчен "Кайнар линия" телефоны номерлары: 2-60-57, 2-69-70.
-
Вахит һәм Зур Сәрдек мәдәният йорты директорлары күкрәк билгеләренә ия булды
Бүген районның оешма-предприятие җитәкчеләре катнашында узган киңәйтелгән киңәшмәдә район башлыгы Сергей Димитриев Вахит авылы мәдәният йорты директоры Нәсиха Нәбиева, Зур Сәрдек мәдәният йорты директоры Лилия Ганиеваларга Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының "Мәдәнияттәге казанышлары өчен" күкрәк билгеләре тапшырды.
-
Мәктәп директорларына медальләр тапшырылды
Мәчкәрә мәктәбе директоры Марсель Һадиев, Нырты мәктәбендә күп еллар директор булып эшләгән Зәфир Хөсәеновларга "Кукмара районы алдындагы күрсәткән хезмәтләре өчен" медальләре тапшырылды.
-
Кукмараның шәһәр көнендә "Шушы яктан, шушы туфрактан без" дигән күргәзмә эшләде (фото)
Әлеге күргәзмә районнан чыккан күренекле якташларыбызга багышланган иде.
-
Илсөя Бәдретдинова: «Аңа кирәк булган ашыгырга, миңа кирәк булган көтәргә...»
2012 ел бугай. Сәүдә үзәгендә әңгәмә өчен күрешәбез. Илсөя ак итәк, зәңгәр җиңсез кофтадан, туп кебек тыгыз гәүдәле, күзләре ут янып торган хатын-кыз. Ул тормышларын сөйли, көлешә-көлешә урт сөяклары авыртып бетә. "Минме? Мин әле тиешенчә таза хатын түгел, Илфак хыялындагысына кадәр миңа ашыйсы ашыйсы әле", - ди. Тараканлы фатирлар да,...
-
Пычак авылында балаларның җәйге ялы күңелле һәм файдалы үтте (фото)
Рәхәт тә соң җәй көннәре! Кояш белән бергә торып, мәктәпкә йөгерәсе юк, ятасың иркәләнеп йомшак юрган астында. Җәен әле аның йокысы да тизрәк туя. Югыйсә кыш буе хыялланасың: Эх, җәй генә җитсен, туйганчы бер йоклар идем, дисең. Инде укулар бетеп, күпмедер вакыт узуга ук, көнеңне, сәгатеңне йокыга гына әрәм итәсең...
-
Кукмара районы комбайнчыларының эш күрсәткечләре
Быел Татарстан Президенты карары нигезендә республикада иң нәтиҗәле эшләгән 200 комбайнчы 100әр мең сум күләмендә премия алачак. Премияләрнең 150се бөртек суктыручы комбайннар экипажларына, 50се игеннәрне теземнәргә салучыларга биреләчәк. Әлеге бәйгедә районыбыз комбайнчылары да җиңүчеләр рәтендә булыр дип ышанабыз.