28 февраль 2017 яңалыклары
-
Һава торышы начараю сәбәпле гражданнарга ерак юлга чыкмаска киңәш ителә
Машина йөртүчеләргә юлда узышу, алда барган автомобильне куу кебек маневрлар белән сак булырга кирәк. (Казан, 28 февраль, "Татар-информ"). Һава торышы начараю сәбәпле Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе гражданнарны ерак юлга чыкмаска, шәхси автотранстпорт кулланмаска киңәш итә. Шулай ук озаклап ачык һавада йөрү һәм табигатьтә ял...
-
Кукмаралылар Нократ Аланын шәһәрендә үткән балык тоту турнирында катнашты (фото)
Нократ Аланы шәһәрендә балык тоту буенча 1нче кышкы ачык турнир үтте. Әлеге турнирда Кукмарадан да балыкчылар катнаштылар. Металл савыт-сабалар заводы хезмәткәре Рамил Ситдиков гомуми нәтиҗәләр буенча чемпион исемен яулады. Иң зур балык тотучыга билгеләнгән призга да Рамил лаек булды, дип хәбәр итте Рәшит Минлегалиев.
-
Бәләкәчкә ун ай булды дигәндә, табиблар әти белән әнине: «Балагызда Даун синдромы…» – дип, телсез калдыра...
Кинәт кенә югалып калган, төшенкелеккә бирелгән, кемгәдер рәнҗегән, үпкәләгән чаклары да булмады түгел, булды аның. Әмма баласының башкалардан ким булмавын күрсәтәсе килү теләге һәрвакыт алга барырга, ябык ишекләрне ачтырырга мәҗбүр итә килде. Язманы күңелне тетрәткеч саннардан башлыйсы килә: безнең илдә ел саен 2000 нән артык бала «Даун синдромы» белән туа....
-
Кукмарага эш визиты белән Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин килде (фото)
Бүген өченче чакырылыш район Советының унҗиденче утырышы үткәрелде. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров, район башлыгы Сергей Димитриев, район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина һәм башкалар катнашты. Башта алар район үзәк дәваханәсендә капиталь төзекләндерелгән...
-
Кукмара спортта гомуми зачет буенча республикада икенче урынга чыкты
-Сергей Димитриевич, узган ел спорт һәм яшьләр эшләре елы кысаларында узса, быелгысы мәдәният елы дип игълан ителде. Бу юнәлештә узган ел башкарылган эшләрдән канәгатьме сез, ә быелгысына нинди бурычлар куясыз? -Районда халыкның күпмедер өлеше генә булса да сәламәт яшәү рәвешенә тартылган, күпсанлы спорт ярышлары үткәрелгән, районыбызның спорт командалары һәм аерым...
-
Район газетасы аша гүзәл затларга бәйрәм котлавы юллый аласыз
23 февраль бәйрәменнән соң 8 Март килүен онытмагыз. Иң якын кешеләрегезне - әниегезне, тормыш иптәшегезне, апа-сеңелләрегезне, кыз балаларыгызны, хезмәттәшләрегезне "Хезмәт даны" газетасы аша котлаудан да зуррак, кадерлерәк бүләк таба алмассыз. Әлбәттә, хатын-кызлар өчен дә әнисен, кайнанасын, кыз туганнарын котларга менә дигән форсат бу. Кибеттән 350 сумга бүләк таба алмассыз, ә...
-
Авиаһәлакәт нәтиҗәсендә 1 кеше һәлак булган һәм ким дигәндә 5 кеше җәрәхәтләнгән
Калифорния штатының Риверсайд исемле Америка шәһәрендә җиңел ике моторлы Cessna 310 очкычы торак йортлар өстенә килеп төшкән. Бу хакта "ТАСС" җиткерә. Җирле идарә хәбәр итүенчә, нәтиҗәдә бер кеше һәлак булган һәм ким дигәндә 5 кеше яраланган. Сан-Хосега юнәлгән очкыч, һавага күтәрелеп берничә минут үткәннән соң һәлакәткә дучар булган. Якынча мәгълүматларга...
-
Олыяз авылында ир-егетләр бәйрәме булды
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, Олыяз авылында ир-егетләр бәйрәме булды. Бәйрәм кысаларында Рәдис Хәйруллин призына волейбол ярышы узды, монда җирлекнең ир-егетләре көч сынашты, дип яза "Наш Кукмор".
-
Апрель аенда бәяләр күтәреләчәк, бүген язылып калыгыз!
2017 елның икенче яртыеллыгы өчен район газетасына 1 февральдән 31 мартка кадәр алдан язылу игълан ителде. Бу чорда аңа 620 сум 70 тиеннән, ә оешмалар 710 сум 70 тиеннән язылап ала. Апрель аенда подписка бәяләренең артуы көтелә. Газетага арзанрак бәядән язылып калыйк, быелның икенче яртысында да бергә булыйк, райондашлар!