Кукмара спортта гомуми зачет буенча республикада икенче урынга чыкты
-Сергей Димитриевич, узган ел спорт һәм яшьләр эшләре елы кысаларында узса, быелгысы мәдәният елы дип игълан ителде. Бу юнәлештә узган ел башкарылган эшләрдән канәгатьме сез, ә быелгысына нинди бурычлар куясыз? -Районда халыкның күпмедер өлеше генә булса да сәламәт яшәү рәвешенә тартылган, күпсанлы спорт ярышлары үткәрелгән, районыбызның спорт командалары һәм аерым...
-Сергей Димитриевич, узган ел спорт һәм яшьләр эшләре елы кысаларында узса, быелгысы мәдәният елы дип игълан ителде. Бу юнәлештә узган ел башкарылган эшләрдән канәгатьме сез, ә быелгысына нинди бурычлар куясыз?
-Районда халыкның күпмедер өлеше генә булса да сәламәт яшәү рәвешенә тартылган, күпсанлы спорт ярышлары үткәрелгән, районыбызның спорт командалары һәм аерым спортчылар күп төрләр буенча республика, ил күләмендә чемпион булып калган икән, мин инде спорт елын нәтиҗәле узды дип саныйм. Чыннан да, поселокта һәм авылларда кышларын чаңгыга басучылар яки скандинавиячә йөрү белән шөгыльләнүчеләр өлкәннәр арасында да артты. Районыбыз спортта гомуми зачет буенча республикада икенче урынга чыкты. Яшьләр өчен күптөрле мәдәни чаралар оештырылу да, аларны компьютердан аерып, буш вакытларын файдалы үткәрү, үзара аралаштыру, активлыкларын арттыру өчен файдалы булды. Быелгы мәдәният елы да кешенең эчке культурасын үстерү, әхлакый сыйфатлар тәрбияләү буенча зур бурычлар йөкли. Мәдәнилек ул сәхнәдәге осталыкта түгел, беренче чиратта гомуми таләпләрне үтәвебездә, җәмгыятьтә үз-үзебезне тотуыбызда чагыла. Башкаларның хезмәтен күрә беләбезме, булдырганны саклыйбызмы, юлда бер-беребезгә хөрмәт белән карыйбызмы, күршеләр белән дус-тату яшибезме, тормышыбыздагы вакыйгалардан, әдәбият-сәнгать өлкәсендәге яңалыклардан хәбәрдармы - боларның барысы да безнең мәдәнилегебезгә бәя булып тора.
-Димәк, мәдәният учреждениеләренә генә түгел, гаилә, мәгариф системасына һәм халыкка хезмәт күрсәтүче барлык сферага зур бурычлар йөкләнә дигән сүз.
-Әйе, һәркемгә эш җитәрлек: мәдәният тармагында барлык милли бәйрәмнәрне югары дәрәҗәдә үткәрү, халыкны массакүләм мәдәни чараларга тарту бурычы йөкләнсә, мәгариф системасында белем-тәрбия бирү белән беррәттән, балаларның сәләтләрен үстерү, талантлыларны республикада гына түгел, аның чикләрендә дә таныту, яшь буынны тормышка хәзерләү, эшкә өйрәтү, ә иң мөһиме - конкурентлыкка әзер шәхесләр тәрбияләү мөһим. Белем бирү учреждениеләрендә күрсәткечләребез начар түгел, узган уку елы нәтиҗәләре буенча районыбыз республика рейтингында 16нчы урыннан 5нче, ә авыл районнары арасында беренче урынга күтәрелде. Безгә шушы дәрәҗәне саклап калырга кирәк. Шулай ук дәүләт учреждениеләрендә, транспорт, сәүдә, сәламәтлек саклау тармакларында халыкка хезмәт күрсәтү сыйфатын, үзара аралашу культурасын быел без тамырдан үзгәртергә тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев