Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Авиаһәлакәт нәтиҗәсендә 1 кеше һәлак булган һәм ким дигәндә 5 кеше җәрәхәтләнгән

Калифорния штатының Риверсайд исемле Америка шәһәрендә җиңел ике моторлы Cessna 310 очкычы торак йортлар өстенә килеп төшкән. Бу хакта "ТАСС" җиткерә. Җирле идарә хәбәр итүенчә, нәтиҗәдә бер кеше һәлак булган һәм ким дигәндә 5 кеше яраланган. Сан-Хосега юнәлгән очкыч, һавага күтәрелеп берничә минут үткәннән соң һәлакәткә дучар булган. Якынча мәгълүматларга...

Калифорния штатының Риверсайд исемле Америка шәһәрендә җиңел ике моторлы Cessna 310 очкычы торак йортлар өстенә килеп төшкән. Бу хакта "ТАСС" җиткерә.

Җирле идарә хәбәр итүенчә, нәтиҗәдә бер кеше һәлак булган һәм ким дигәндә 5 кеше яраланган.

Сан-Хосега юнәлгән очкыч, һавага күтәрелеп берничә минут үткәннән соң һәлакәткә дучар булган. Якынча мәгълүматларга караганда, аның бортында 4 кеше булган.

Авиаһәлакәттән соң янгын чыккан. Иң элек очкыч ауган ике йорт яна башлаган, аннан соң ул күрше йортларга таралган.

Вакыйганың килеп чыгу сәбәпләре тикшерелә, дип яза "Татар-информ".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев