28 февраль 2016 яңалыклары
-
Утыз көн эчендә ничек матур булырга?
Һәр иртә, ач карынга, бер аш кашыгы җитен орлыгы ашагыз. Бер стакан җылы су эчегез. Ярты сәгатьтән ашарга ярый. Җитен орлыгы организмны чистарта. Нәтиҗәдә тән тиресе тигезләнә, яшәрә. Җитен чәчләрне һәм тырнакларны да ныгыта, әмма аны организмда таш булганда кулланырга ярамый. Һәр көнне пешкән чөгендер ашарга. Чөгендер канны чистарта. Йоклар...
-
Машина боз астына киткән
Әлеге хәл кичә, 27 февральдә, Минзәлә районы Гөлек авылы янында булган. Боз астына "Рено Дастер" машинасы китү турында хәбәр керә. Коткаручылар килгәндә зыян күрүче 4 кеше утрауда була. Аларның хәле канәгатьләнерлек, дип бәяләнә. Туңу һәм өшү билгеләре ачыкланмый. Шуңа да алар хастаханәгә барудан баш тарта. Гадәттән тыш хәл урынында алар...
-
Пчеловод клубы җыр-моң сөючеләрне үзенә җыйды
Пчеловод авыл клубында шушы авылда туып-үсеп, бүгенге көндә чит төбәкләрдә яшәүче авылдашлар катнашында "Җырлыйм туган якта" дип исемләнгән зур концерт булды.
-
Машинаны газ ягулыгына күчергән өчен субсидия бирәчәкләр
Татарстанда 1 марттан машинасын газ ягулыгына күчергән кешеләр әлеге хезмәт өчен түләүнең 30 процентын кире кайтара алачак. Татарстан хакимияте быел машинасын газ ягулыгына күчергән юридик, физик затларга, оешмаларга әлеге хезмәтне компенсацияләү турында тәкъдим кабул итте. Татарстан министрлар кабинеты карары белән 1 марттан машинаны газ ягулыгына күчерү өлкәсендә субсидия бирелә башлаячак....
-
2016 елда дини бәйрәмнәр һәм истәлекле көннәр
(Мөселман ай календаре буенча 1437-1438 һиҗри еллар). 8 апрель - Рәҗәб аеның беренче көне. 14-15 апрель - Рәгаиб кичәсе. 3-4 май - Мигъраҗ кичәсе; 21 май - Идел Болгарстанында Ислам динен рәсми рәвештә кабул иткән көн (310нчы һиҗри, 922нче милади ел). 21-22 май - Бәраәт кичәсе; 6 июнь - Рамазан...
-
Балачак истәлеге - “Агрономнар”
Балачагыбызда әни мине, сеңлем һәм энемне үзенең туган җире - Менделеевск районының Камай авылына кунакка алып бара иде. Әнинең апасының кызлары Фирдәния һәм Фәния белән көннәр буе уйнап рәхәтләнгәннәребез һич онытылмый. Авыл уртасында биек тупыллар астыннан ургып ага торган чишмә бар. Аның суы, ерганаклар хасил итеп, иксез-чиксез тоелган киң үзәнгә...
-
“Балакаем кыска гомерле булды”
Ана өчен баласын югалтудан да авыррак хәсрәт юктыр. Балтач районы Карадуган авылында яшәүче Гөлшат Биктимерова да бүген тирән кайгыда - 6 айлык улы Азаматны югалткан ул. Тупырдап торган малайның кисәк авырып, 5 сәгать эчендә дөньялыктан китеп баруы бу гаиләне генә түгел, табибларны да шок хәлендә калдырган. Табиблар авыруның никадәр җитди...
-
Ләйсән Мәхмүтова биюгә күчкән
Җырчы, актриса Ләйсән Мәхмүтованы биюче итеп күз алдына китерә аласызмы? Ә бит ул заманында, чынлап та, биеп йөргән. Үзе сөйләвенчә, ул чакта Ләйсәннең барлыгы өч номеры булган: көянтә-чиләкле юләр кыз Мәхрүсә, һинд һәм чегән биюләре. "Беренчесеннән ерак китеп булмады, ул образ әле дә иҗат юлымда уралып бара",- ди Ләйсән уены-чынын...
-
Тавыкларга ни җитми?
Газетаның 24 февраль санында "Әтәчебез үзгәрде" дигән бер язма басылган иде. Укыдым да, елмаеп куйдым һәм үзебезнең хуҗалыкта булган хәлне сөйләргә дип кулыма каләм алдым. Безнең бик матур әтәчебез бар иде. Әмма аның йонын тавыклар ашап бетерде дә, кып-кызыл тәне генә ялтырап калды. Әтәч тыныч кына басып тора: тегеләре икешәрләп,...