28 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Кукмарада террорлыкны кисәтүгә багышланган җыелыш үтте (+Фотолар)
Район башлыгы Сергей Димитриев, район прокуроры Ришат Шакировның дин әһелләре, авыл җирлеге башлыклары белән очрашуы үткәрелде. Анда Сүриядә барган сугыш белән бәйле вәзгыять, яшьләр арасында аңлату эшләре алып бару, башка дин һәм милләт вәкилләренә карата толерантлык хисләре тәрбияләү, экстремизм һәм терроризмга каршы кисәтү чаралары күрү турында сөйләшенде.
-
Ярлыларга айлык акча түләү мәсьәләсе карала
КПРФ депутатлары Россия Дәүләт Думасына шул хактагы канун проекты әзерләп тапшырган. Алар март аеннан башлап аз керемле Россия халкына азык-төлек һәм беренче чиратта кирәк булган товарларга айлык акча түләү мәсьәләсен күтәрә. Әлеге акча ярлылык чигендәге, төгәлрәк әйткәндә керемнәре яшәү минимумыннан кимрәк булучылар өчен бирелергә, айлык социаль түләү күләме яшәү минимумы...
-
География, химия, рус теле, рус әдәбияты фәннәреннән олимпиадаларда җиңгән укучылар менә кемнәр
Казанда география, химия, рус теле, рус әдәбияты фәннәреннән олимпиадаларда җиңүчеләрне тәбрикләделәр. Рүзәл Лукин (күппрофильле лицей, 9 сыйныф), Инсаф Җиһаншин (Мәчкәрә мәктәбе, 11 сыйныф) - географиядән, Айнур Җиһаншин (күппрофильле лицей, 11 сыйныф) - химиядән призлы урыннар алдылар. Рус теленнән 8 сыйныфлар арасында узган республика олимпиадасында күппрофильле лицей укучысы Илүзә Галәвиева җиңүче...
-
"Перехват" тапшыруы корреспонденты Артем Агалаков вафат булган
Казанда кинәт "Эфир" телеканалының "Перехват" тапшыруы корреспонденты, 36 нчы яше белән баручы Артем Агалаков вафат булган. Ул төнлә өендә үлгән, диелә. Беренчел фаразлар буенча йөрәге белән бәйле проблемалар булган. Артем тееканалда 15 ел эшләде. Аның ике кызы ятим калган. Якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз. http://intertat.ru
-
“Кукмара кышы” фестиваль-конкурсының Гала-концертын үткәрү көне үзгәрә
Район мәдәният идарәсе хәбәр итүенчә, "Кукмара кышы" татар җыры фестиваль-конкурсының Гала-концерты 5 февральдә үткәрелми . Концертның төгәл кайсы көнне булачагын алдан игълан итәрбез.
-
Вәсилә Фәттахова: «Һәр яшәгән көнне олы бүләк сыман кабул итеп, шатланып яшәргә язсын!»
Вакытсыз арабыздан киткән Вәсилә Фәттахова белән өч ел чамасы элек матбугатта чыккан әңгәмәләрнең берсен тәкъдим итәбез. Аның сүзләрендә ихласлык, яшәү дәрте, гадилек, киләчәккә өмет... Сәхнәдә дәртләнеп җырлап торганда, кинәт аппаратурасы сүнеп, заманча көйләрне баянга башкарып чыккан. Концертка ашыкканда, юлда зур бөкегә эләккәч, машинаны юл уртасында калдырып, сәхнә киемнәре белән тиешле...
-
Кукмараның ЮХИДИ экипажы – Татарстанда иң яхшысы
Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре Рөстәм Бариев һәм Салават Баймиевлар узган елның дүртенче кварталы нәтиҗәләре буенча республикада икенче категория ЮХИДИ подразделениеләре арасында "Иң яхшы ЮХИДИ экипажы" дип табылдылар. Аларга күчмә вымпел һәм акчалата бүләкне Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсенең ветераннар Советы рәисе Иван Гафуров тапшырды.
-
Зур ялкаулыкны ничек җиңәргә?
Кечкенәдән спорт белән бергә җитәкләшеп үскәнгәдер, быелгы ел районда "Спорт һәм яшьләр сәясәте елы" дип игълан ителгәнен ишеткәч, сөенеп куйдым. Димәк, ел кысаларында районда тагын да күбрәк ярышлар, спорт чаралары үткәреләчәк һәм азмы-күпме кеше спортка тартылып, сәламәтлеген ныгытачак. Сүземне шуннан башлыйм әле. Кичә Зур Кукмара авыл җирлеге башлыгы Ришат Хәнәфиев...
-
“Сәфәр” кибете тукталышына павильон кирәк
Кул астында шәхси автомобилем булмагач, көн саен эшкә җәмәгать транспортында йөрим. Өченче һәм дүртенче номерлы автобуслар маршрутындагы "Сәфәр" кибете тукталышына бер павильон куйсалар, бик яхшы булыр иде. Көнгә ышанып булмый бит: әле яңгыр ява, әле кар-буран себертә дигәндәй... Автобуслар график нигезендә, тиешле вакытында килә анысы. Тик менә кышкы көннәрдә берничә...
-
Узган ел районда янгыннарда ике кешенең гомере өзелгән
Аларда 2 кешенең гомере өзелде, өчесе төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алды. Янгын сакчылыгы подразделениеләренә тревога буенча - 155, шул исәптән 34 юл-транспорт һәлакәтенә чыгарга туры килде, дип хәбәр итә Кукмара янгын күзәтчелеге бүлеге начальнигы Фәнил Сәгыйтов. Янгыннар нәтиҗәсендә биш торак йорт, 15 ишегалды корылмасы, дүрт гараж, җиде мунча, авыл хуҗалыгы...
-
Салкыннарны җылы һава торышы һәм кар бураны алмаштыра
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 28 гыйнварда, һава температурасы сизелерлек күтәрелә. Бүген республикада бераз кар ява, томан төшү аркасында күз күреме кимү ихтималы бар. Әле төнге сәгатьләрдә генә 18-23, урыны белән 25-30 градуска кадәр салкын булса, көндез инде 11-16, көнчыгыш районнарда 20 градус кына...