27 февраль 2017 яңалыклары
-
“Халык контроле”нә легаль булмаган хәмер турында һәркем хәбәр итә ала
Алынган бер генә шикаять тә тикшерелми калмаячак Исегезгә төшерәбез: Татарстанда яшәүче барча кеше алкогольле продукциянең легаль булмаган әйләнешенә каршы актив көрәшкә кушылырга мөмкин. Ник дигәндә, "Халык контроле" системасына "Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукцияне законсыз җитештерү" дигән категория кертелде бит. "Халык контроле"нә хәбәр итү гражданлык позициясен күрсәтү, кешеләрнең тормышы һәм...
-
Нократ Аланы укучылары Кукмара киез итек-киез комбинатында экскурсиядә булдылар (фото)
Нократ Аланы шәһәре гимназисенең укучылары өчен киез итек-киез комбинатына экскурсия оештырылды. Фотолар Нократ Аланы тарихи музее группасыннан алынды.
-
Йога белән шөгыльләнгәндә икенче сыйныф укучысының гомере өзелгән
Чаллыда көндезге икедә өенә кайткач, әтисе икенче сыйныфта укучы улын үле килеш таба. Фаҗиганың бәхетсезлек очрагы аркасында килеп чыкканлыгы ачыкланган. Малай йога белән шөгыльләнә торган флеш-тукымага чорналган һәм буылып үлгән, дип яза "Шәһри Казан".
-
Корбан ите кайнаган суны түгәргә ярыймы? (Сорау-җавап)
«Ислам динендә исрафны өнәп бетермиләр. Табипларыбыз еш кына майлы ризыктан тыелырган куша. Итле аш пешергәндә дә, беренче кайнап чыккан шулпаны түгәргә диләр. Корбан итен дә шулай иткән чак була бит. Бу гөнаһ һәм исрафка кермиме? Әлеге сорауга мулла ничек җавап бирер икән», - дип яза редакциябез почтасына Казан шәһәрендә яшәүче...
-
Кукмарада беренче конституция укулары йомгакларына багышланган семинар үткәрелде
Татарстан Республикасының "Федерализм -хәзерге шартларда дәүләтчелекнең тотрыклылыгы гарантиясе" дигән темага районыбызда беренче конституция укулары йомгакларына багышланган семинар үткәрелде. Анда якташларыбыз - Татарстан Конституция суды рәисе Фәрхать Хөснетдинов, юстиция министры Лариса Глухова, конституция суды рәисе урынбасары Рәйсә Сәхиеваларның чыгышлары тыңланды. Әлеге укулар Татарстан Республикасы Конституциясенең 25 еллыгы уңаеннан үткәрелеп, анда федерализм...
-
Район газетасы аша гүзәл затларга бәйрәм котлавы юллый аласыз
23 февраль бәйрәменнән соң 8 Март килүен онытмагыз. Иң якын кешеләрегезне - әниегезне, тормыш иптәшегезне, апа-сеңелләрегезне, кыз балаларыгызны, хезмәттәшләрегезне "Хезмәт даны" газетасы аша котлаудан да зуррак, кадерлерәк бүләк таба алмассыз. Әлбәттә, хатын-кызлар өчен дә әнисен, кайнанасын, кыз туганнарын котларга менә дигән форсат бу. Кибеттән 350 сумга бүләк таба алмассыз, ә...
-
Ветераннар 40 мең алачак
Хөкүмәт вәгъдә иткән 5 мең сумлык пособие бөтен пенсионерларга да (43,5 миллион кешегә) түләнеп бетте, шулай ук 1 февральдән пенсионерларның (эшләмәүчеләрнең) акчалары 5,6 процентка артты. Шул рәвешле, бөтен түләү-өстәүләрне дә кушкач, бүген илдә уртача пенсия күләме 14 мең сумга җитте. РФ Пенсия фонды башлыгы Антон Дроздов белдергәнчә, 2017-2019 елларда барлык...
-
Президент «ТФБ-Финанс» клиентларына иминият акчаларын түләү мөмкинлеген табуны йөкләде
«ТФБ-финанс» клиентлары «Татфондбанкның» зыян күргән кертемчәләре реестрына эләгергә мөмкин. (Казан, 27 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов физик һәм юридик затларга - операция эшчәнлеген туктаткан банк клиентларына хокукый ярдәм күрсәтүче Консультатив төркемгә һәм Татарстан Прокуратурасына «ТФБ-финанс» клиентларын «Татфондбанк»ның зыян күргән кертемчәләре реестрына кертү буенча суд органнарына мөрәҗәгать әзерләргә йөкләде....
-
Вахит авылында күптән көтелгән тамаша “Кызлар Солянкасы” булды (фоторепортаж)
Вахит авылы мәдәният йортында-күптән көтеп алынган, авылыбызның гүзәл затлары,кызлары катнашында шаулап-гөрләп "Кызлар Солянкасы" узды. "Кызлар Солянкасы" - Вахит авылында ел саен үткәрелә торган проект. Әлеге концертта авылыбызның хатын-кызлары барлык ир-егетләрне бәйрәм белән котлый. "Кызлар Солянкасы"нда Нәзилә Тимергалиева җитәкчелегендәге "Наза" фольклор ансамбле, студентлар, мәктәп укучылары, мәдәният хезмәткәрләре катнашты. Алар тамашачыларга үз...
-
Кукмарада ТНВ каналында җомга вәгазләре сөйләүче Илнар хәзрәт Зиннатуллин вәгазе була
2 март көнне районыбызның Үзәк мәчетендә айлык мөселманнар җыены кысасында, Казан шәһәре "Туган авылым" мәчете имам-хатыйбы, ТНВ каналында җомга вәгазләре сөйләүче Илнар хәзрәт Зиннатуллин вәгазе була. Башлана 19.00 сәгаттә. Рәхим итегез! Рәдиф хәзрәт Тимергалиев
-
Кукмара районында мөгезле эре терлекләр саны 30500гә җитте
Район башлыгы Сергей Димитриев: - Узган ел җитештерелгән һәм күрсәтелгән хезмәтләр күләме 10,2 миллиард сумнан артып китте. Металл савыт-сабалар заводы, тегү фабрикасы, киез итек-киез комбинаты, "Строй-Гарант", "Чиста шәһәр" оешмалары, юл төзү участогы белән беррәттән, авыл хуҗалыгы зур үсеш бирде - 3 миллиард 125 миллион сумлык продукция җитештерде. Июнь аенда республика...
-
Кукмара район Советының чираттагы утырышы узачак
28 февральдә 10.00 сәгатьтә район Мәдәният йорты бинасында өченче чакырылыш район Советының чираттагы унҗиденче утырышы чакырыла. Көн тәртибендә районыбызның социаль-икътисадый үсеше нәтиҗәләре һәм 2017 елга бурычлар каралачак.