27 февраль 2016 яңалыклары
-
Гөлнара Тимерҗановага социаль челтәрдәге дуслары концерт куйдыра
Җырчы Гөлнара Тимерҗанова ике еллык тәнәфестән соң тамашачылары алдында имтихан тотарга уйлаган. «Пирамида» концертлар залында 30 апрель көнне Гөлнараның концерты булачак. "Бу концертны оештырырга социаль челтәрдәге дусларым этәрде. Көн саен: «Кайчан концертыгыз була?» - дигән әллә ничә хат алам. Уйладым да тәвәккәлләргә булдым. Беренче концерт түгел, берни дә онытылмаган. Иң...
-
Нырты мәктәбе укучысы фәнни-гамәли конференциядән дипломнар белән кайтты
Алабуга шәһәрендә талантлы балаларның республика фәнни-гамәли конференциясе узды. Анда Нырты урта мәктәбе укучысы, мәктәптән тыш эшләр үзәгендә шөгыльләнүче Айсылу Ибраһимова (җитәкчеләре Харис Фәләхов, Фирдания Гәрәевалар) үзенең эзләнү эшләрен тәкьдим итеп, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының икенче һәм өченче дәрәҗә дипломнарына лаек булды.
-
Пычак клубында “Караоке батл” музыкаль бәйгесе үтте
Пычак авылы клубында бәйрәм уңаеннан, "Караоке батл" музыкаль бәйге оештырылды. Конкурста 2 музыкаль җырчы катнашып, үзара көч сынаштылар. Башка концертлардан аермалы булган бу бәйге, тамашачыларның күңеленә аеруча хуш килде.
-
Табиб-гинеколог Илнар Вәлиевның кулы җиңел, диләр
Һәркөн иртән, телефоннан шалтыратып, әти-әнинең, туганнарның хәлен белеп чыгам. Төп йортта яшәүче энем хатынын бала тудыру йортына илткәннән соң, "чуар йөрәгемнең" тагын бер "эше" артты. Хәлләрен сораганда, туганымның сөйләве белән канәгатьләнмәсәм, табибына шалтыратып белешә торган булдым. Ә ул - ачык йөзле, игътибарлы, кешелекле Илнар Вәлиев. "Борчылмагыз, барысы да әйбәт булыр",...
-
Балачак истәлеге - “Кошба беләктә...”
Өч сыйныф белемне мин Зур Кукмара башлангыч мәктәбендә алдым. Әлеге мәктәп хәзерге "Шатлык" балалар бакчасы урынындагы бер катлы агач бинада урнашкан иде. Бинаның уртасында зур зал бар, озын тәнәфес вакытында укытучыларыбыз мәктәптәге барча баланы шул залга алып чыгып, әйлән-бәйлән уйнаталар иде. Кулга кул тотынышып, җырлап әйләнеп йөри идек ягъни. Укытучыбыз...