Табиб-гинеколог Илнар Вәлиевның кулы җиңел, диләр
Һәркөн иртән, телефоннан шалтыратып, әти-әнинең, туганнарның хәлен белеп чыгам. Төп йортта яшәүче энем хатынын бала тудыру йортына илткәннән соң, "чуар йөрәгемнең" тагын бер "эше" артты. Хәлләрен сораганда, туганымның сөйләве белән канәгатьләнмәсәм, табибына шалтыратып белешә торган булдым. Ә ул - ачык йөзле, игътибарлы, кешелекле Илнар Вәлиев. "Борчылмагыз, барысы да әйбәт булыр",...
Һәркөн иртән, телефоннан шалтыратып, әти-әнинең, туганнарның хәлен белеп чыгам. Төп йортта яшәүче энем хатынын бала тудыру йортына илткәннән соң, "чуар йөрәгемнең" тагын бер "эше" артты. Хәлләрен сораганда, туганымның сөйләве белән канәгатьләнмәсәм, табибына шалтыратып белешә торган булдым. Ә ул - ачык йөзле, игътибарлы, кешелекле Илнар Вәлиев. "Борчылмагыз, барысы да әйбәт булыр", - дип тынычландыра. Бала тугач та: "Тизрәк апаңа шалтырат", - дигән...
Энем дә: "Бу табиб белән сөйләшкәч, куркулар юкка чыга, ышаныч туа", - дип куанды.
Киленебез дә бала тудыру йортыннан уңай тәэсирләр белән кайткан.
-Ремонт бару сәбәпле, без урнашкан бинада әллә ни уңайлыклар юк иде. Әмма табиблар, шәфкать туташлары, санитаркаларның игътибарлы карашы, җылы мөнәсәбәтләре бар нәрсәдән кадерлерәк һәм борчылырга урын калдырмады. Җиде-сигез кешелек кысан бүлмәләрдә ятсак та, чисталык, тәртип иде. Табиб һәрберебезнең хәлләрен сорашып, киңәшләр биреп торды.
Төнлә бер хатын авырый башлады. Берничә сәгать элек кенә икенче бер хатынны бәбиләтеп кайтып киткән булса да, Илнар Вәлиевны кабат чакыртып алдылар. Балага куркыныч янамаса да, ананың хәле авыр булган. Табиб төнен монда үткәрде, диделәр. Иртән арыганлыгы күренсә дә, сиздермәскә тырышты. Шул көнне минем тулгагым көчәйде. Талчыккан табиб күз алдыма килеп, мине курку алды. Кайтып китсә, нишләрмен? Әмма ул үзенең эш сәгате беткәнче тудыру бүлегендә булды. Мин кичкә бәбиләдем. "Молодец, сабыр әни икәнсең", - дип мактап та алды. "Бер тәүлек буе йокламаган, шулай да елмая", - диде шәфкать туташы, ул чыгып киткәннән соң. Миңа беренче тапкыр ана булу шатлыгын бүләк иткән бу табибка хөрмәтем зур. Кулы җиңел дигән аналар белән килешәм. Коллективның да бердәм икәнлеге күренеп тора.
Биредә 2006 елдан эшләп, 2007 елдан шушы бүлекне җитәкләүче, өч бала атасы (ике баласына бу якты дөньяга аваз салырга үзе ярдәм иткән) Илнар Вәлиев күп сөйләшми. Күрәсең, хезмәтен тел белән түгел, гамәл белән күрсәтүчеләрдән.
-Ни өчен табиблык һөнәренең нәкъ менә шушы төрен сайладыгыз? Дин буенча да хатын-кызны хатын-кыз дәваларга тиеш диләр. Уңайсызланып кире борылып чыгып китүчеләр бармы? - дигән сорау белән мөрәҗәгать иттем аңа.
- Без, табиблар, барыбыз да кеше сәламәтлеге өчен көрәшәбез. Шулай булгач, ни өчен әле ир-ат гинекологтан уңайсызланырга? Хезмәтемне яратам, юкса, монда эшләү мөмкин булмас иде,- дип сөйләде ул. - Киңәшчем, утыз елдан артык акушер-гинеколог булып эшләүче хезмәттәшем Мансура Хейранованың: "Чын акушер булыйм дисәң, көне-төне шушында "яшәргә" тиешсең", - дигән сүзләре әле дә исемдә. Чын акушер булдыммы-юкмы - әйтә алмыйм, әмма көн белән төнне бутаган вакытлар күп булды. Авыр операцияләрдән соң урамга чыгам да, бу иртәме, кичме икән, дип уйлап куям. Кунакка барган яки ашарга утырган җирдән эшкә чакырсалар да, уфтанмыйм. Телефонымны шимбә-якшәмбедә, төнлә дә өзеп куймыйм. Дөньяга килүче адәм баласын беренче булып каршы алу могҗиза бит. Бала тапкан ананың баш очында илаһи нур барлыкка килә, диләр. Бу нурны мин кайчан да булса күрермен дип өметләнәм.
Фәридә ХИСАМОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев