26 февраль 2017 яңалыклары
-
Тырыш авылында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан спорт бәйрәме узды (фото)
Тырыш авылы клубында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан спорт бәйрәме узды. Хатын-кызлар командалары арасында туплы хоккей уены оештырылды, дип хәбәр итте Ландыш Шәрәфетдинова.
-
Бакчачыга 8 киңәш
Бакчачыларның төп хатасы - кыяр белән помидорны бер теплицага утыртуда. Аларга иксенә ике төрле температура кирәк һәм һава дымлылыгына карата да таләпләре төрле. Теплицага кыяр утыртырга җыенсагыз, аның иртә өлгерә торган сортларын сайлагыз. Апрельдә һәм июнь ахырында утыртсагыз, бер сезонда ике уңыш алып була. Теплица җылытыла торган булмаса да, иртә...
-
Зур Сәрдектә Ватанны саклаучылар көненә багышланган "Егетләр бәйгесе" уздырылды (фото)
Зур Сәрдек мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә багышланган "Егетләр бәйгесе" уздырылды. Бәйгедә бишәр кешелек биш команда катнашты. Алар ун төрле конкурста көч сынашып, тамашачыга күңелле ял сәгатьләре бүләк иттеләр. Катнашучыларның барысына да истәлек бүләкләре тапшырылды, дип хәбәр итте Рәмзия Хөсәенова.
-
Азык-төлек җыелмасы бәясе артты
Гыйнвар нәтиҗәләре буенча Россиядә уртача минималь азык-төлек җыелмасы 3726 сумга кадәр арткан. Азык-төлек җыелмасына ипи-сөттән алып балык һәм яшелчә-җимешкә, ягъни сәламәт туклану өчен кирәк булганнар керә. Минималь җыелма төрле төбәктә төрлечә. Иң кыйммәт азык-төлек җыелмасы Чукотка да икән - 8431 сум, иң түбәне Курск өлкәсендә - 3069 сум, дип яза...
-
Агымдагы елда Кукмарада нинди объектлар төзү, ремонтлау планлаштырыла?
Район башлыгы Сергей Димитриев: - Районда башкарыла торган иң зур төзелешләрнең берсе - Кукмара балалар иҗат йорты куллануга тапшырылачак. Аның нигез ташы узган елның сентябрь аенда салынган иде, хәзерге вакытта стенасы өелеп бетте. Нырья авылында, ниһаять, яңа балалар бакчасына ихтыяҗ канәгатьләндереләчәк: бүгенге көндә төзелеш эшләре тулы куәтенә бара. Биредә шулай...
-
Мәчкәрә мәктәп-интернатында Ватанны саклаучылар көненә багышланган кичә үткәрелде (фото)
Мәчкәрә мәктәп-интернатында Ватанны саклаучылар көненә багышланган кичә үткәрелде. Бәйрәмгә балаларның әти-әниләре дә кунак итеп чакырылган иде. Кичә балалар көче белән әзерләнгән концерт номерлары, әтиләр һәм балалар катнашында төрле кызыклы конкурслар белән аралаштырып алып барылды. Бәйрәмнән кунаклар да, балалар да күтәренке күңел белән таралыштылар.
-
Сиңа кайтсам
Яшьлегемнең матур хатирәсен Синнән эзлим, туган төбәгем. Күпкә китмәсәм дә, һаман сиңа Кайтам, диеп йөргән көннәрем. Әй, туган як! Тулы тормышымның Моң-шатлыкка иң бай җыры син. Киткән кеше генә белә микән Кояшыңның үзгә җылысын! Киткән чакта ничә борылып карыйм, Алып китәр әйбер бар сыман. Чатта үскән каен кулын изи, Яшьләй...
-
Февральдәге баш авыртулар кояшка бәйле
Февральдә күп кеше баш авыртудан зарлана. Галимнәр моны нәкъ менә бу айда кояшта барган активлык белән бәйли. Гадәттә, табигатьтә булган үзгәрешләрдән өлкән яшьтәгеләр интегә икән. Ә айның 25нче көненнән, кояш тагын да активлашачак. Бу көннәрдә авыр физик күнегүләрдән сакланырга киңәш ителә. «Шәһри Казан»
-
Район газетасы аша гүзәл затларга бәйрәм котлавы юллый аласыз
23 февраль бәйрәменнән соң 8 Март килүен онытмагыз. Иң якын кешеләрегезне - әниегезне, тормыш иптәшегезне, апа-сеңелләрегезне, кыз балаларыгызны, хезмәттәшләрегезне "Хезмәт даны" газетасы аша котлаудан да зуррак, кадерлерәк бүләк таба алмассыз. Әлбәттә, хатын-кызлар өчен дә әнисен, кайнанасын, кыз туганнарын котларга менә дигән форсат бу. Кибеттән 350 сумга бүләк таба алмассыз, ә...
-
Балыклы авылы китапханәсендә Туган тел көненә карата бәйрәм үтте (фото)
Балыклы авылы китапханәсендә Туган тел көненә карата фольклор бәйрәм үтте, дип хәбәр итте Салима Каюмова.
-
Кукмарада кинотеатр булачак
Район башлыгы Сергей Димитриев: -Сабантуй мәйданын үзгәртеп коруның проект-смета документлары хәзерләнде, анда көздән эш башланган иде, язын дәвам итәчәк. Моның өчен республика бюджетыннан 10 миллион сум бүлеп бирелде һәм шул ук күләмдә үзебезнең оешма-предприятиеләр дә ярдәм итәчәк. Манзарас янындагы буаны ремонтлау буенча эшнең беренче этабы тәмамланды, быел елганың ярларын турайту,...