Агымдагы елда Кукмарада нинди объектлар төзү, ремонтлау планлаштырыла?
Район башлыгы Сергей Димитриев: - Районда башкарыла торган иң зур төзелешләрнең берсе - Кукмара балалар иҗат йорты куллануга тапшырылачак. Аның нигез ташы узган елның сентябрь аенда салынган иде, хәзерге вакытта стенасы өелеп бетте. Нырья авылында, ниһаять, яңа балалар бакчасына ихтыяҗ канәгатьләндереләчәк: бүгенге көндә төзелеш эшләре тулы куәтенә бара. Биредә шулай...
Район башлыгы Сергей Димитриев:
- Районда башкарыла торган иң зур төзелешләрнең берсе - Кукмара балалар иҗат йорты куллануга тапшырылачак. Аның нигез ташы узган елның сентябрь аенда салынган иде, хәзерге вакытта стенасы өелеп бетте. Нырья авылында, ниһаять, яңа балалар бакчасына ихтыяҗ канәгатьләндереләчәк: бүгенге көндә төзелеш эшләре тулы куәтенә бара. Биредә шулай ук мәдәният йортын төзекләндерү дә башланды.Ул - капремонт буенча республикада иң күләмле проект: 25 миллион сумга төшәчәк. Янсыбыда дәүләт-шәхси партнерлык программасы буенча клуб, Олыязда яңа ФАП, Сәрдекбаш, Починок Кучук авылларында спорт мәйданчыклары сафка басачак. Август аенда поселокның Степан Разин урамында төзелүче мунча файдалануга тапшырылыр дип көтелә. Узган ел районда барлыгы 27830 квадрат метр торак куллануга тапшырылган иде, шул исәптән 269 шәхси йорт төзелде. 8 сугыш ветеранының, 8 ятим баланың, бер күп балалы гаиләнең, 12 яшь гаиләнең торак шартларын яхшырта алдык. Быел да торак төзү дәвам итә. Социаль ипотека, авария хәлендәге йортлардан күчерү программаларыннан тыш, коммерция нигезендә һәм аренда тибындагы йортлар төзеләчәк. Авария хәлендәге йортларда яшәүчеләрнең торак шартларын яхшырту буенча эшне быел төгәлләүне үзебезгә максат итеп куйдык. Ике елда барлыгы 65 гаилә шушы программа буенча уңайлы фатирларга күченде. Узган ел күпкатлы биш йортка капиталь ремонт ясалды, барлыгы 570 кешенең яшәү шартлары яхшырды дигән сүз. Быел да биш йортка ремонт үткәреләчәк. Кукмараның "Салават күпере" һәм "Кыңгырау", Вахит авылы балалар бакчаларына, Мәчкәрә коррекция мәктәп-интернатына капиталь ремонт ясау да программага кертелде. Соңгы елларда район үзәк дәваханәсендә күләмле реконструкция-ремонт эшләре башкарылган иде, менә хәзер хирургия бүлеген төзекләндерү төгәлләнде. Биредә ремонт эшләре быел да дәвам итәчәк. Кукмарада модульле, барлык кирәк-яраклар белән җиһазландырылган чаңгы базасы ясау, тау чаңгысы базасында тауга күтәрелү өчен яңа канат юлы урнаштыру өчен дә республика бюджетыннан акча бүлеп бирелде. Дәүләт программасы буенча Красная Гора, Кенәбаш, Урта Комар, Важашур, Салтык-Ерыклы юлларына асфальт түшәү, Нырты юлында өлешчә капиталь ремонт, район үзәгендә зур күләмле юл ремонты эшләре каралган. Җирлекләрдә җыелган үзара салым акчаларының күп өлеше дә юл төзү һәм ремонтлау өчен файдаланылачак. Узган ел яктыртуны яңадан торгызу программасы буенча Өркеш, Нырты, Каенсар, Важашур, Манзарас җирлекләрендә гомуми күләме 2 миллион 400 мең сумлык эш башкарылган иде, быел да Зур Кукмара, Манзарас, Ядегәр, Байлангар, Пычак, Мәмәшир җирлекләрендә гомуми күләме 5 миллион сумлык эш дәвам итәчәк. Шулай ук су белән тәэмин итү, физик мөмкинлекләре чикләнгәннәргә уңайлы шартлар булдыру, газ кертү программалары буенча да күп эшләр каралган. Федераль, республиканыкыннан тыш, муниципаль программалар да эшли. Алдагы елларда район үзәгендә ЗАГС бинасы төзү дә планлаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев