Кукмарада кинотеатр булачак
Район башлыгы Сергей Димитриев: -Сабантуй мәйданын үзгәртеп коруның проект-смета документлары хәзерләнде, анда көздән эш башланган иде, язын дәвам итәчәк. Моның өчен республика бюджетыннан 10 миллион сум бүлеп бирелде һәм шул ук күләмдә үзебезнең оешма-предприятиеләр дә ярдәм итәчәк. Манзарас янындагы буаны ремонтлау буенча эшнең беренче этабы тәмамланды, быел елганың ярларын турайту,...
Район башлыгы Сергей Димитриев:
-Сабантуй мәйданын үзгәртеп коруның проект-смета документлары хәзерләнде, анда көздән эш башланган иде, язын дәвам итәчәк. Моның өчен республика бюджетыннан 10 миллион сум бүлеп бирелде һәм шул ук күләмдә үзебезнең оешма-предприятиеләр дә ярдәм итәчәк. Манзарас янындагы буаны ремонтлау буенча эшнең беренче этабы тәмамланды, быел елганың ярларын турайту, су коену өчен уңайлыклар булдыру, ял итү мәйданчыклары ясау планлаштырыла, бу эшләр 48 миллион сумга төшәчәк. Биредә хәтта су чаңгыларында йөрүне оештыру нияте дә бар. Моннан тыш, Сазтамак, Березняк авыллары янындагы буалар төзекләндерелә. Кукмараны кинотеатрлы итү ниятебез дә тормышка ашачак, ул төзекләндерелгән, яңартылган район Мәдәният йортының икенче катына урнаштырыла. Ресторан бинасы бик шыксыз иде, аңа да хуҗа табылды, тиздән биредә дә реконструкция эшләре башланачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев