25 июль 2016 яңалыклары
-
Резидә Шәрәфиева файдалы, уникаль рецептлар тәкъдим итә
Җәй - рәхәтләнеп ял итү чоры белән бергә кышка запас әзерләп калдыру вакыты да әле ул. Болыннарда хуш исле җиләк, үлән, чәчәк исләренә исер-исерә - җиләкләр, бакчаларда чия, карлыган, крыжовник, алма, кура җиләге җыюлар. Аннан соң телеңне йотарлык төрле кайнатмалар кайнату, компотлар ябу, джемнар ясау, җиләк-җимешләрне туңдыргычка катырып куюлар дисеңме......
-
Җитәкчеләр ГТО тапшырды (фото)
Район башлыгы Сергей Димитриев, район Советы һәм Башкарма комитет хезмәткәрләре, җирлек башлыклары, сәркатипләр, мәктәп директорлары ГТО нормалары тапшырды. Хатын-кызлар - ике, ир-егетләр өч чакрымга йөгерде. фотолар Кукмара муниципаль районы сайтыннан алынды.
-
Район Советында узган дүшәмбе киңәшмәсендә мөһим мәсьәләләр каралды (фото)
Район башлыгы Сергей Димитриев социаль-икътисадый һәм сәяси мәсьәләләр буенча киңәйтелгән утырыш уздырды. Анда авыл җирлекләре башлыклары, оешма-предприятие җитәкчеләре, мәктәп директорлары, идарә, район Советы, Башкарма комитетның бүлек начальниклары катнашты. Киңәшмәдә район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев, Кукмара районы буенча янгын күзәтчелеге начальнигы Нурфат Яппаров, район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина һәм...
-
Татарстан сулыкларында фаҗига: ике көймә әйләнеп капланган
Узган тәүлектә Татарстан сулыкларында биш гадәттән тыш хәл теркәлгән: үлүчеләр һәм коткарылган кешеләр дә бар. Кичә, 24 июльдә, Татарстан сулыкларында ике кеше батып үлгән, дүртесе коткарылган. Моннан тыш, Чаллыда 1984 елгы бер ир-ат эзсез юкка чыккан. Аны да "Навигатор" җилкәнле спорт мөктәбе янындагы сулыкта батып үлгән, дип фаразлыйлар. Кичә башкарылган...
-
"Нараткай" лагереның икенче сменасы үз эшен төгәлләде (фоторепортаж)
-
Бер төркем кукмаралылар Сочины күреп кайтты
"Туризм - сәламәтлеккә юл һәм"алтын яшь "волонтерларын таныту" социаль проектын тормышка ашыру кысаларында районыбызның инвалидлар оешмасы һәм "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге республика конкурсында җиңү яулады. Грант исәбенә активистлар төркеме һәм проект җитәкчеләре Сочига барып кайттылар. Әлеге сәяхәткә баручылар арасында "Аргамак" инвалидлар спорт командасы вәкилләре: Валентина Борисова, Валерий Николаев,...
-
Кукмара элеваторына беренче ашлык олаулары кайтты (фото)
Җәйнең иң матур, бай чагы - бар җиһанга киптерелгән бөртекләрнең хуш исе таралган мәл... Элеваторга басу-кырлардан беренче ашлык олаулары кайтты. Тәүге уңышны тантаналы каршы алу - борынгыдан калган матур гадәт, әмма ел саен кабатланса да, әлеге мизгелләр зур дулкынлану һәм шатлык хисләре белән үтә. Шулай булмый ни, рәт-рәт булып тезелгән...
-
Тәмәй авылында “Кичке уен” гөрләде (фото)
Район Мәдәният йортының үзешчән артистлары катнашында узган әлеге чара җыр-биюләр, мавыктыргыч уенннар белән үрелеп барды, дискотека да оештырылды, дип хәбәр итә "Наш Кукмор" төркеме.
-
Кияү белән кәләш язылышырга кроссовкада килгән (ФОТО)
Чаллыда ЗАГСка язылышырга кияү белән кәләш гадәти булмаган киемдә киләләр. Артем белән Айгуль Мещеряковлар икесе дә спортка мөкиббән икән, шуңа язылышырга килгәндә үзләрен аерылып торырга тиеш дип тапканнар һәм үзләре дә, кунаклары да кроссовкаларда килгәннәр. Яшьләр иртүк язылышып куйганнар да, туй мәҗлесен яхтада уздырганнар, дип хәбәр итә chelny-izvest.ru. Шәһри Казан
-
Сорауларда тормыш чагылышы
Татарстанда халыкны кабул итүнең "Бердәм көне" инде 16 ел рәттән оештырыла. Һәр сишәмбедә республиканың барлык дәрәҗәдәге башкарма, закончалыклы һәм вәкиллекле хакимиятләре командасы халыкны кабул итә. Татарстанлылар атна саен үзләренең проблемалары, сораулары һәм тәкъдимнәре белән министрлык, ведомство, дәүләт комитеты җитәкчеләренә, район һәм шәһәр хакимияте башлыкларына, җирле совет, Дәүләт Советы яисә Дәүләт...
-
Бүгеннән Кукмарада юл өлешчә ябыла һәм хәрәкәт чикләнә
Кукмара поселогының көнчыгыш өлешендәге әйләнеч юл, ягъни Кукмара-Вятка Аланы юлының Кәчимир авылында кисешкән урыныннан светофорлы Мамадыш-Кукмара юл чатына кадәр юл, ремонт үткәрелү сәбәпле, 25 июльдән 1 сентябрьгә кадәр өлешчә ябыла һәм хәрәкәт чикләнә. Кукмара поселогы башкарма комитеты һәм район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе автомобиль йөртүчеләрнең игътибарлы булуын һәм вакытлыча...