25 май 2017 яңалыклары
-
Быел җылы җәйгә өмет бармы? (белгечләр фаразы)
Быел яз иртә килә дип, җылы көннәрне көтә-көтә инде май төгәлләнеп килә. Тик әле табигать безне сөендерергә һич тә ашыкмый. Пәлтәләрне салып атып, җәйге күлмәкләргә кайчан күчәрбез инде дигән сорау күпләрне борчыйдыр... Аннан да бигрәк, җәйнең нинди булачагы хакында баш вата күпләр. ...Төрле милләт халыкларында табигатькә бәйле сынамышлар бар. Шул...
-
Артык борчылу анемиягә китерә
Анемия (азканлылык) - мәкерле чирләрнең берсе. Хәлсезлек, бернәрсәгә күңел ятмау, тиз ару, баш әйләнү, йөрәк авырту - барысы да анемия билгеләре. Авыртуны булдырмау өчен ашау рационын ныклап үзгәртү мөһим. Кабак кушып пешерелгән бодай яки кукуруз боткалары, җиләкләр, виноград, банан, карбыз, кәбестә һәм әстерхан чикләвеген ашау бик файдалы. Ә менә шикәр...
-
Музей директоры Ләбүдә Дәүләтшина: “Кукмарада балалар итектән килеп чыга, дип шаяртып сөйлибез”
"Хезмәт даны" газетасының 17 май санында "Мин - Кукмара итегеннән" дигән язма басылып чыкты. Югары Арбаш авылыннан Ландыш Салихова чит якларга баргач: "Син Кукмара итегеннәнмени?" - дип шаяртып сорауларын язып уза. Ул аны кайда ишеткәндер, димәк, бу сорауны биргән кеше Кукмара музеенда булган икән дигән җирлек бар. Чөнки музейда уздырыла...
-
Кукмараның “Ләйсән” балалар бакчасында “Балалар-җәй-велосипед” дигән акция үтте (фото)
"Игътибар - балалар" акциясе кысаларында Кукмараның "Ләйсән" балалар бакчасында "Балалар-җәй-велосипед" дигән чара оештырылды. Әти-әниләргә велосипедта имин йөрү турында язылган белешмәлекләр, балаларга яктылыкны кире кайтаручы беләзекләр таратылды. ЮХИДИ инспекторы Марсель Мөдәрисов һәм "Юл хәрәкәте иминлеге" учреждениесенең Кукмара районындагы бүлекчә начальнигы Елена Яковлева "Исәнме, җәй, имин җәй" рәсемнәр конкурсының җиңүчеләрен бүләкләделәр. "Балалар-җәй-велосипед"...
-
Кукмара гимназиясендә "Соңгы кыңгырау" бәйрәме гөрләде (фотолар)
-
Синоптикларга да ышанырлык түгел
Адәм баласы ни буласын алдан белеп яшәргә тырыша, әмма күрәзәчеләрнең дә, җирле синоптикларның да фаразлары күп очракта чынга ашмый. Барысы да Аллаһ ихтыярында, дип юкка гына әйтми халык. Быелгы май ае да эссе булыр дигән фаразлар ишетелгән иде, ышан син аларга: язның иң матур бу ае салкын килде. Кайбер кешеләрнең...
-
Татарстан халкын июньдә тоташ өч көнлек ял көтә
12 июнь - Россия көне, эш көне булмаган бәйрәм көне санала.
-
“Кайгырма, мондый бала озак яшәми ул” (ГЫЙБРӘТЛЕ БӘЯН)
Шушы көннәрдә үзәк телевидение каналларының берсеннән тетрәндергеч сюжет күрсәттеләр. Моннан бер еллап чамасы элек дүртенче кат тәрәзәсеннән егылып төшеп имгәнгән 19 яшьлек улы әнисенә дә, әби-бабасына да кирәк түгел: аны дәвалау турында уйламыйлар да. Кая ул, хәтта: "Дөмекмисең дә бит ичмасам!" - дигән сүзләр белән "юаталар" икән үзен! Үз аңында,...
-
Кукмара 4нче мәктәбендә узган “Соңгы кыңгырау” бәйрәме (фоторепортаж)
Бүген Кукмара 4нче урта мәктәбендә узган "Соңгы кыңгырау" бәйрәмендә катнашып кайттык. Әлеге белем йортын бу уку елында 32 унберенче сыйныф укучысы тәмамлый, 9 сыйныфлар исә - 34. Бәйрәм бик матур узды, котлаулар, тәбрикләүләр белән үрелеп барды. Беренче сыйныфларның, унберенчеләрнең чыгышлары аеруча дулкынландыргыч иде. Ак юллар сезгә, егетләр һәм кызлар!
-
Путин Миңнехановны Александр Невский ордены белән бүләкләде
Татарстан лидеры әлеге бүләккә "Дәүләт алдындагы күрсәткән шәхси хезмәте һәм Россиядә халыкара абруйны ныгытуга керткән зур өлеше" өчен лаек булды.
-
Кукмараның 243 чыгарылыш укучысы өчен соңгы кыңгырау чыңлаячак
Әле кайчан гына укучылар кулларына чәчәк бәйләмнәре тотып 1 сентябрь - Белем көненә мәктәпләргә җыйналган иде. Шул арада "Соңгы кыңгырау" бәйрәме дә килеп җитте. Бүген районыбыз мәктәпләрендә 243 чыгарылыш укучысы өчен соңгы тапкыр кыңгырау чыңлаячак. Ә тугызынчы сыйныфны исә 564 егет һәм кыз тәмамлый. Ак юллар сезгә, егетләр-кызлар!
-
«Мин – суперполицейский!» бәйгесенең җиңүчеләре арасында кукмаралылар да бар
Җиңүчеләргә махсус Дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр 30 майда - «Не боюсь бояться!» спектакле премьерасында тапшырылачак. (Казан, 24 май, "Татар-информ"). "Мин - суперполицейский!" әдәби бәйгесендә 300дән артык 1-4 сыйныф укучысы катнашты. Бәйге шартлары буенча балалар хикәя язарга тиеш иде. Әмма әсәрне "Мин суперполицейский булсам, дөньяны ничек коткарыр идемме..." җөмләсе белән башлау...
-
Кукуруз уңса, сөт тә булыр
Ел саен кукуруз чәчәр алдыннан Вахитов исемендәге хуҗалыкка тәҗрибә уртаклашу максатында семинар-киңәшмәгә җыйналалар. Үткән атнада биредә район җитәкчелеге, хуҗалык җитәкчеләре катнашында үткәрелгән очрашу да төп терлек азыгы - кукуруз үстерү мәсьләләренә багышланган иде.