25 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Кукмарада чаңгы трассасы яктыртылды
(Кукмара, "Хезмәт даны"). Кукмарада яңа чаңгы трассасы ачылу хакныда хәбәр иткән идек. Чаңгы юлы Ринат Мөхәммәтшин исемендәге үзәк стадион чишмәсеннән алып, Нурминкә суы буйлап Кукмара тау итәгеннән тау чаңгысы (слалом, сноуборд) базасына кадәр килә һәм кире әйләнеп кайта. Шушы көннәрдә биредә яктырткыч лампалар куелды. Илдус Мөхәррәмов фотосы
-
Каенсар авыл җирлегендә халык җыены булды (+фото)
Авыл җирлекләрендә үткән ел башкарылган эш нәтиҗәләренә багышланган халык җыены бүген Каенсар авыл җирлегендә үтте. Анда җирлек башлыгы Илфат Мифтаховның, участок инспекторы Расим Шакировларның чыгышлары тыңланды. Шулай ук районда дәүләт программаларының үтәлеше, сәнәгать һәм авыл хуҗалыкларындагы икътисади күрсәткечләр, алда торган бурычлар белән район Башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш эшләре буенча урынбасары...
-
Белдерүе дә булса...
Район мәдәният йортының бер дә артистлардан буш торганы юк. Алар килмәгән арада үзебезнең үзешчәннәр дә җырга-моңга осталыкларын күрсәтеп, халыкны ял иттерәләр. Менә тагын, узган елдагыча, оешма-предприятиеләр арасында "Бер очрашу - бер гомер" дип аталган фестиваль-конкурс башланган икән. Үткән ел бик яратып карадым ул тамашаларны, икенче елда берсен дә калдырмыйм дип,...
-
Кукмара районында халык күп була торган 149 объект бар
(Кукмара, "Хезмәт даны") Район территориясендә халык күп була торган урыннарны категорияләү һәм паспортизацияләү буенча ведомствоара комиссиянең утырышы булды. Утырышта Россия Хөкүмәтенең25.03.2015 елгы 272 санлы карары нигезендә террорчылыктан саклану буенча куелган таләпләрнең үтәлүенһәм кимчелекләрне бетерү максатында объектларны тикшерү өчен эшче төркемнәр төзелде. Тикшерүләр 24 гыйнвардан башланды. Сүз уңаеннан: районда халык күп...
-
Терлек санын арттыру буенча Кукмара республикада беренче урында!
(Кукмара, "Хезмәт даны"). Үткән ел июнь аенда көнгә 200 тонна сөт савып, күрше Балтач районын узып, республикада беренчелеккә чыга алдык. Бүгенге көндә 196 тонна сөт җитештерелә. Терлек санын арттыру буенча да республикада беренчелекне бирмибез. Үткән ел мал санын утыз меңгә җиткерү бурыч итеп куелган иде, хәзерге вакытта районда 29964 мөгезле...
-
Зур Кукмара җирлегендә халык җыены үтте (фото)
(Кукмара, "Хезмәт даны", Лилия Нургалиева). Зур Кукмара авыл җирлегендә узган елгы эш нәтиҗәләренә багышланган халык җыены үтте. Очрашып-сөйләшүдә җирлек башлыгы Ришат Хәнәфиев, "Урал" ширкәте җитәкчесе Рөстәм Мөбарәкшин, мәктәп директоры Габит Нәҗипов, участок инспекторы Әмир Җиһаншин чыгыш ясады. Район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина районда дәүләт программаларының үтәлеше, сәнәгать, авыл хуҗалыгы өлкәләрендәге...
-
Кукмарадан читтә яшәүчеләр игътибарына!
(Кукмара, "Хезмәт даны"). "Хезмәт даны" һәм "Трудовая слава" газеталарының электрон версиясенә подписка игълан ителә. 6 айга язылу бәясе - 300 сум.
-
Кукмара чыршысы өчен тавыш бирик, дуслар!
(Кукмара, "Хезмәт даны"). Татарстан республикасының муниципаль берәмлекләре арасында иң яхшы Яңа ел чарасы һәм бәйрәмчә бизәлеш буенча республика бәйгесе игълан ителде. Биш номинация буенча уздырылучы конкурста Кукмара да катнаша. Төп чыршыбыз һәм районда үткәрелгән чаралар өчен бүгеннән үк тавыш бирергә мөмкин. Тавыш бирү 26 гыйнварда 23.59 сәгатьтә төгәлләнә. Тавышларны түбәндәге...
-
Манзарас авыл җирлегендә халык җыены узды (фото)
(Кукмара, "Хезмәт даны"). Җыенда авыл җирлеге башлыгы Рашидә Хәбибуллина, Манзарас урта мәктәбе директоры Альбина Мөхәммәтова, "Урал" ширкәте җитәкчесе Рөстәм Мөбарәкшиннарның чыгышлары тыңланды. Район башлыгы Сергей Димитриев 2016 елда районда башкарылган эшләр белән таныштырып, хезмәт алдынгыларына Рәхмәт хатлары тапшырды.