Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Терлек санын арттыру буенча Кукмара республикада беренче урында!

(Кукмара, "Хезмәт даны"). Үткән ел июнь аенда көнгә 200 тонна сөт савып, күрше Балтач районын узып, республикада беренчелеккә чыга алдык. Бүгенге көндә 196 тонна сөт җитештерелә. Терлек санын арттыру буенча да республикада беренчелекне бирмибез. Үткән ел мал санын утыз меңгә җиткерү бурыч итеп куелган иде, хәзерге вакытта районда 29964 мөгезле...

(Кукмара, "Хезмәт даны"). Үткән ел июнь аенда көнгә 200 тонна сөт савып, күрше Балтач районын узып, республикада беренчелеккә чыга алдык. Бүгенге көндә 196 тонна сөт җитештерелә. Терлек санын арттыру буенча да республикада беренчелекне бирмибез. Үткән ел мал санын утыз меңгә җиткерү бурыч итеп куелган иде, хәзерге вакытта районда 29964 мөгезле эре терлек исәпләнә. 2015 елга караганда мал саны 2340 башка арткан, шуның 363е савым сыерлар. 12598 бозау алынган, бу үткән ел белән чагыштырганда 1213 башка күбрәк.

-Инде өченче ел рәттән авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча 15-20 процент үсеш белән барабыз. Районда узган ел 3 миллиард 125 миллион сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелде, аны сатудан 2 миллиард 169 миллион сум акча алынды. Билгеле, аның төп өлеше терлекчелек тармагына карый. Сөт җитештерү күләме һәм сату бәясе артты, - диде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рафак Хәлиуллин.

Районда җитештерелгән продукциянең күп өлеше Вахитов исемендәге, "Урал", "Рассвет", "Восток" хуҗалыкларына туры килә. Әлеге хуҗалыкларда көнгә бер сыердан уртача 24-28 килограмм сөт савалар. Үткән ел "Урал" җәмгыяте бер сыердан тулаем сөт саву күләмен уртача 149 процентка җиткерә алган, ә "Дружба, "Лесной" агрофирмаларында бу күрсәткеч 102-107 процентны гына тәшкил итә.

Киләсе бишьеллык план нигезендә районда мал санын кырык меңгә, ә сөт савуны 300 тоннага җиткерү бурыч итеп куела. Белгечләр фикеренчә, моның өчен барлык шартлар да бар, бары тик эшне дөрес оештыра белү мөһим.

-Елны яхшы күрсәткечләр белән башлап җибәрдек, әмма киләчәккә бурычлар тагын да зур, шуңа күрә барлык мөмкинлекләрдән дә тулаем файдаланырга, өйрәнергә, эзләнергә кирәк. Булган тәҗрибәдән чыгып, яңа технологияләрне кулланып эшләгәндә генә куйган максатларга ирешергә була, - ди район башлыгы Сергей Димитриев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев