24 сентябрь 2017 яңалыклары
-
Ядегәр мәктәбендә сыйныф сәгате узды (фото)
Террорга каршы район комиссиясе мәгариф идарәсе белән берлектә Ядегәр мәктәбенең 6-11 сыйныф укучылары өчен сыйныф сәгате үткәрде.
-
Тешләрне дә агартырга мөмкин
Энҗе бөртекләре кебек тезелеп киткән тешләр кемнәрне генә кызыктырмый? Бар кешегә дә Ходай тарафыннан андый матурлык бирелмәгән шул. Көндәлек кулланыла торган ризыклар да тешләрнең төсен үзгәртергә мөмкин. Шулай да бар булганын саклап, өй шартларында да тешләрне агартырга була икән. *Чәй содасына бераз су салып, ботка сыман булгач, щетка ярдәмендә ике...
-
Хәния Фәрхинең кызы Алия "Истә калсын!" концертында: “Авыр минутларда таяныч булганыгыз өчен рәхмәт!”
Истә калсын! - шушы исем астында оештырылган концерт Хәния Фәрхинең шушы җырыннан өзек белән ачылды һәм шулай тәмамланды да. Шаккатмалы, исән чагында куйган соңгы концертында үзе үк, үләсен сизенгәндәй, "истә калсын шушы мизгелләр" дип җырлаган булган.
-
Алмалы коймаклар (рецепт)
Пешерү тәртибе: Алма белән шикәр комын кушып яхшылап болгатабыз, кефир, тоз кушкач тагын бер кат бутыйбыз. Сода, он салгач, артык куе булмаган камыр килеп чыгарга тиеш. Алманы телемләп турыйбыз. Кызган майлы табага камырны салып чыгабыз. Камыр өстенә алмаларны тезәбез, тагын бераз камыр салабыз. Ике яктан кыздырып алабыз. Әзер булган коймакларның...
-
Социаль хезмәтләр җыелмасынмы яисә акчалата түләүне сайларгамы?
Бушлай даруларга хокуклары булган райондашларыбызга бу хакта 1 октябрьгә кадәр уйланыр вакыт бар әле. Пенсия фонды идарәсеннән алган мәгълүматларга караганда, районда мондый хокукка 7074 кеше ия. Бүгенге көн өчен әллә ни зур булмаган суммага кызыгып, акчалата түләүне сайлаган кешеләр, чирләре көчәеп китеп, гаять кыйммәтле дарулар кирәк булган очракта кыен хәлдә...
-
2018 елның беренче яртыеллыгы өчен газета-журналларга язылу башланды
Хөрмәтле газета укучылар! 2018 елның беренче яртыеллыгы өчен газета-журналларга язылу башланды. "Хезмәт даны" газетасына 6 айга 660 сумнан, ә оешмаларга 750 сумнан язылырга мөмкин. Еллык подписка да игълан ителде. Әгәр сез район газетасына бер елга язылырга теләсәгез, моның өчен 1320 сум түләргә кирәк. Ә оешмалар өчен еллык подписканың бәясе -...