24 июнь 2016 яңалыклары
-
Райондашыбыз Гөлназ Сәлламова: "Үземне авыру дип санамыйм"
Кукмара районының Ташлы Елга авылында яшәүче Гөлназны күптәннән беләм. Без аның белән мөмкинлеге чикләнгән кызлар арасында уза торган "Татарстан энҗесе" конкурсында еш очраша идек. Үзенең авыру икәнен онытып, зур сәхнәдә матурлык бәйгесендә катнашып йөргән бу кызга сокланмаган кеше аз булгандыр. Әле хәзер дә аның көчле рухлы, максатчан булуына карап шаккатам....
-
Кукмарада чыгарылыш укучылары өчен бәйрәм тантанасы узды (фото)
Җиңү Паркы каршындагы мәйданда районыбызның чыгарылыш сыйныф укучылары өчен зур бәйрәм үткәрелде. Барлык укучыларны, укытучыларны, әти-әниләрне, тантана кунакларын район башлыгы Сергей Димитриев тәбрикләде, үзенең иң җылы, иң изге теләкләрен юллады. Укуда бик яхшы билгеләргә генә өлгергән укучыларга Мактау грамоталары тапшырылды. Бәйрәм котлаулар, концерт номерлары белән үрелеп барды. Алсу Идрисова хәбәре...
-
Иртәгә Кукмарада Яшьләр көне узачак
27 июнь - Яшьләр көне. Әлеге бәйрәм көне кысаларында 25 июньдә Кукмараның Җиңү паркы каршындагы мәйданда спорт ярышлары (гер күтәрү, кул көрәше, шахмат), районыбызның яшь үзешчәннәре катнашында концерт, төрле уеннар, дискотека үткәреләчәк. Бәйрәм 19.00 сәгатьтә башлана. Рәхим итегез.
-
Кукмарада “Автоледи – 2016” бәйгесе узды (фото)
Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе каршындагы мәйданда "Автоледи - 2016" республика бәйгесенең район туры узды. Руль артында йөрүче гүзәл затлар соңгы елларда аеруча күбәйде. Япь-яшь кызлар да, чәчләрен чал сарган, гомер көзенә таба атлаучы ханымнар да берсеннән-берсе куәтле автомобильләрдә җилдерә. Әйе, автомобиль хатын-кызның бетмәс-төкәнмәс мәшәкатен, чыннан да, бик күпкә...
-
ЮХИДИ хезмәткәрләре салонда бала да булган автомобильгә ут ачкан
Гадәттән тыш хәл 23 июньдә Яшел Үзән шәһәрендә булган. ЮХИДИ хезмәткәрләренең әмеренә буйсынмыйча, "Шевроле-Лачетти" автомобиле йөртүче хокук сакчыларыннан качып китәргә тели. Куыш башлана. ЮХИДИ хезмәткәрләренең берничә тапкыр туктарга боеруына "качкын йөртүче" колак та салмый - юл йөрү кагыйдәләрен бозып, алга чабуын гына белә. Шул гамәлләре белән ул башка машина йөртүчеләр...
-
Якташыбыз Сабир Әхтәмовны ветераннар белән искә алдык (фото)
Манзарас мәктәбендә якташыбыз, Советлар Союзы Герое Сабир Әхтәмовны искә алу кичәсе узды. Анда кунаклар - сугыш ветераны, сугышчан Дан ордены кавалеры, 93нче яше белән баручы Михаил Новиков, Лениногорскның ветераннар советы рәисе, "Россия ветераннары" журналының баш мөхәррире Марс Исхаков катнашты. Чарага районыбыз китапханәчеләре чакырылган иде. Ветераннар якташыбыз Сабир ага турында үзләренең...
-
Кукмаралылар Казанда узган ифтар ашында катнашты (фото)
Кукмара районының бер төркем мөселманнары башкалабызның Казан-Арена стадионында үткәрелгән IV республикакүләм ифтар җыенында катнашу бәхетенә ирештеләр. Һәрбер катнашучы исеменнән ифтар мәҗлесен оештыручы Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка, ифтарда катнашу мөмкинлеге биргән район башлыгы Сергей Димитриевка, мәҗлесне әзерләүчеләргә олуг рәхмәтебезне җиткерәбез. Изге эшләрегез үзегезгә сәламәтлек, күңел тынычлыгы, эшегездә унышлар алып килсен. Ике дөньяның...
-
Кукмара музеенда очрашу узды (фото)
Кукмара туган төбәкне өйрәнү музеенда, тәҗрибә алмашу максаты белән, күрше Вятка Аланы шәһәренең "Тарих музее" һәм "Г.С.Шпагинның мемориаль музее" хезмәткәрләре белән очрашу узды.
-
Подписка төгәлләнергә бер көн вакыт калды
Район газетасына һәм республика матбугат чараларына 25 июньгә кадәр язылырга мөмкин. Вакыт тиз уза, икенче яртыеллыкта да газетабыздан район хәбәрләре белән танышып барырга теләсәгез, аңа язылып калырга ашыгыгыз. Ярты елга язылу бәясе - 594 сум. Газетага өч айга бүлеп яки ай саен да язылырга мөмкин. Өч айга язылу бәясе -...
-
Районыбызның Кече Чура авылында клуб төзелеше эшләре ахырына якынлашып килә (фото)
"Бердәм Россия" партиясенең Татарстан бүлекчәсе 30дан артык партия проектын тормышка ашыра. Районыбыз да әлеге проектлардан читтә калмый: поселокта, авыл җирлекләрендә балалар бакчалары, спорт һәм уен мәйданчыклары, фельдшер-акушерлык пунктлары төзелә, хәйрия акцияләре оештырыла. "Авыл клубы" республика программасы кысаларында Кече Чура авылында сафка басучы мәдәният йортында да төзелеш эшләре инде ахырына якынлашып...