24 май 2017 яңалыклары
-
Гүзәлем Салават Миңнехановтан китә? Бәхетле пар нигә аерылган?
Җырчы Гүзәлем, чемодан тотып, Салават Миңнехановка "мин синнән китәм" дигән. Нәрсә булган?! "Мин синнән китәм!" дип төшкән видео күпләрдә каршылыклы фикерләр, сораулар тудырды. Бер-берсен өзелеп сөйгән, һәрвакыт бергә йөрүче эстраданың күркәм парына ни булган? Гүзәлем кая китәргә җыена? "Тугыз көнгә Төркиягә ял итәргә китәм, Алла боерса. Әмма Салаватсыз гына. Әлбәттә,...
-
Элвин Грейны дәваларга дип акча җыя башлаганнар, ышанмагыз!
Социаль челтәрләрдә Радик Юлъякшин исеме белән теркәлгән кырыгалдарлар халыктан акча җыя башлаган. Элвин Грейда яман шеш тапканнар, имеш. Радик Юлъякшин барча тамашачысын сак һәм уяу булырга, аның исеменнән акча сорап мөрәҗәгать итүчеләргә ышанмаска чакыра. Бу хакта ул рәсми төркемендә үзе хәбәр итте. Интертат Ребята !!!! У нас ЧП . В...
-
Актив хәбәрчебез Мөнәвәрә Шәфигуллинаны котлыйбыз!
Бүген "Хезмәт даны" газетасының баш мөхәррире Гөлгенә Шәрипова актив хәбәрчебез, Зур Сәрдек гимназиясе укытучысы Мөнәвәрә ханым Шәфигуллинага район газетасының беренче мөхәррире Сәмигулла Кәримуллин исемендәге премияне һәм истәлек бүләге тапшырды.
-
Татарстанда алдагы өч көндә һава температурасы +25 градуска кадәр күтәреләчәк
Синоптиклар кыска вакытлы яшенле яңгырлар һәм җилнең көчәю ихтималы турында да кисәтә.
-
Күршесенең борынын тешләгән 43 яшьлек ир-ат үз җәзасын алган
Яшел Үзән шәһәрендә, талашкан вакытта ачудан күршесенең борын очын тешләгән 43 яшьлек ир-ат хөкем ителгән. Яшел Үзән шәһәре прокуратурасы элек хөкем ителгән 43 яшьлек Денис Голобородькога карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләүчесен хуплаган. Ул Россия Федерациясе Җинаять кодексының 111 нче маддәсенең 1 нче часте (сәламәтлеккә авыр зыян салып, йөз кыяфәтен...
-
Кукмара киез итек-киез комбинаты хезмәткәре медаль белән бүләкләнде
Энергетика тармагындагы казанышлары һәм республиканың җиңел сәнәгатен үстерүгә зур өлеш кертүе өчен "Кукмара киез итек-киез комбинаты" ачык акционерлык җәмгыятенең электр җиһазларын төзекләндерү һәм аларга хезмәт күрсәтү буенча электромонтеры Сабанов Сергей Васильевич Татарстан Республикасының "Фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнде.
-
Бүре белән сарык (Әкият)
Борын-борын заманда, калын кара урманда яшәгәннәр ди бүре белән сарык. Бу вакытларда алар бик дус-тату булганнар, җиләк-җимеш, печән белән тукланганнар ди. Көннәрдән бер көнне бүренең бик тә ит ашыйсы килә башлаган һәм ул сарык дустына ташланмакчы булган. Тешләрен ыржайтып, күзләрен усал ялтыратып сарыкка якынлашкан. Инде тешлим дигәндә, каяндыр аучы килеп...
-
Кукмара музее кунагы - Төркиядә яшәп иҗат итүче якташыбыз Мәхмүт Исмәгыйлев
Кукмара туган төбәкне өйрәнү музеенда чираттагы "Утырма" узды. Чарага Төркиядә яшәп иҗат итүче якташ рәссам Мәхмүт Исмәгыйлев чакырылган иде. Аның "Әйтер сүзләр калган әле" исемле шигырьләр җыентыгына презентация узды. Рәссам - 600дән артык картина авторы. Аның туган төбәге Кукмарада, Яр Чаллы, Алабуга, Казан шәһәрләрендә, Төркиядә шәхси күргәзмәләре үтә. Мәхмүт Исмәгыйлев...
-
Кукмараның кыр батырлары менә кемнәр (исемлек)
8-14 май Чәчүдә, уҗымнарны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыруда, бәрәңге утыртуда катнашучы алдынгы тракторчы-машинистлар (норма/смена): "Игенче плюс" җәмгыятеннән Рамил Хәйруллин (МТЗ-1221) - 11,5. "Рассвет" агрофирмасыннан Михаил Гайфуллин (ДТ-75) - 11. "Урал" хуҗалыгыннан Нургали Гыйльметдинов (ДТ-75) - 9,71. Чәчүлек җирләрен әзерләүдә катнашучы алдынгы тракторчы-машинистлар (норма/смена): "Урал" хуҗалыгыннан Ринат Хәсәнов (ДТ-75) - 12,25....
-
Салаватның улы әтисенең аягына басып килә (ФОТО)
Салават Зәкиевичнең улы Рөстәмнең дә автоузышларда катнашырга яратуын барыбыз да белә инде. Ә менә күптән түгел Рөстәм чираттагы ярышларда чемпион булган. Бу хакта әтисе Салават үзенең инстаграмм битендә хәбәр итә. Хәләл җефете Ләйсән ханым белән ярышларны күзәткән арада, алар кызларына иң кечкенә оныклары Җәннәтне карашырга да булышканнар. Фотодан күренгәнчә әби...
-
Айсылу Лерон: Инвалид энемне, кеше куркытып йөри дип, сәүдә үзәгеннән куып чыгардылар
Шагыйрь Ләбиб Леронның улы, алып баручы һәм блоггер Айсылу Леронның энесе Бәхтияр - тумыштан инвалид. «Бәхтияр сөйләшми һәм акыл үсеше дәрәҗәсе ягыннан бик калыша. Кырыйдан карап торганда сәеррәк тоелса да, ике метр буйлы энем беркемне рәнҗетергә дә, яманлык кылырга да сәләтле түгел. Аның акыл дәрәҗәсе бер яшьлек сабыйларныкы кебек", -...
-
Кукмара музеенда кул эшләреннән күргәзмә ачылды
Гасырлардан гасырларга килә, Халкыбызның гореф-гадәте. Чал тарихлы олуг мирасыбыз- Бизәү төре - чигү сәнгате. Кукмара туган төбәкне өйрәнү музеенда "Ак калфак" оешмасы әгъзаларының кул эшләре - милли калфак, изү һәм чигүле кулъяулыкларыннан күргәзмә оештырылды. Калфак - татар хатын-кызларын гүзәллек алиһәсе дәрәҗәсенә күтәрүче гамәли сәнгатебезнең үзенчәлекле сәнгать әсәре. 18-20 гасырлар белән...
-
Кукмара скрипкачылары республика конкурсында җиңү яулады
Кукмара балалар сәнгать мәктәбенең "Viva" скрипкачылар ансамбле, укытучы Эльмира Гомәрова белән берлектә, Казанда узган "Алтын камертон" республика фестиваль-конкурсында катнашты. Ансамбль өченче дәрәҗә лауреат булды. Котлыйбыз!
-
Туклыклы салат (рецепт)
Питрәч районы Ленино-Кокушкино авылында яшәүче Ләйлә Гайфуллинадан туклыклы салат рецептын тәкъдим итәбез. Салат өчен: пешкән тавык түше, пекин кәбестәсе, помидор, сыр, сыр тәме килгән кириешки, сарымсак, майонез, тоз. Ингредиентларны шакмаклап турарга, сырны эре угычтан уарга, тәменчә тоз сибәргә, сарымсак сытарга һәм майонез салып болгатырга. http://intertat.ru
-
Зур Кукмара клубында "алтын" юбилярларны тәбрикләделәр (фото)
Халыкара Гаилә көне уңаеннан, 50 ел гомер иткән парларны чакырып, Зур Кукмара авылының мәдәният йортында район күләмендә зур кичә үткәрелде. Бүгенге көндә районыбызда ярты гасыр бергә пар канатлы булып яшәгән 34 пар бар, шуларның 12се әлеге бәйрәмгә килә алды. Бу көнне алар хөрмәтенә матур теләкләр әйтелде, җырлар, биюләр башкарылды, район...