Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бүре белән сарык (Әкият)

Борын-борын заманда, калын кара урманда яшәгәннәр ди бүре белән сарык. Бу вакытларда алар бик дус-тату булганнар, җиләк-җимеш, печән белән тукланганнар ди. Көннәрдән бер көнне бүренең бик тә ит ашыйсы килә башлаган һәм ул сарык дустына ташланмакчы булган. Тешләрен ыржайтып, күзләрен усал ялтыратып сарыкка якынлашкан. Инде тешлим дигәндә, каяндыр аучы килеп...

Борын-борын заманда, калын кара урманда яшәгәннәр ди бүре белән сарык. Бу вакытларда алар бик дус-тату булганнар, җиләк-җимеш, печән белән тукланганнар ди.

Көннәрдән бер көнне бүренең бик тә ит ашыйсы килә башлаган һәм ул сарык дустына ташланмакчы булган. Тешләрен ыржайтып, күзләрен усал ялтыратып сарыкка якынлашкан. Инде тешлим дигәндә, каяндыр аучы килеп чыккан да, сарыкны үлемнән коткарган. Ә бүре мылтык ядрәсеннән чак качып котылган.

Менә шул көннәрдән башлап бүреләр - кара урманда, ә сарыклар кешеләр янәшәсендә яшиләр. Бүреләр әле һаман да сарык ашарга хыялланалар ди.

Раил ХАФИЗОВ, Олыяз мәктәбенең 2а сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев