Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Күршесенең борынын тешләгән 43 яшьлек ир-ат үз җәзасын алган

Яшел Үзән шәһәрендә, талашкан вакытта ачудан күршесенең борын очын тешләгән 43 яшьлек ир-ат хөкем ителгән. Яшел Үзән шәһәре прокуратурасы элек хөкем ителгән 43 яшьлек Денис Голобородькога карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләүчесен хуплаган. Ул Россия Федерациясе Җинаять кодексының 111 нче маддәсенең 1 нче часте (сәламәтлеккә авыр зыян салып, йөз кыяфәтен...

Яшел Үзән шәһәрендә, талашкан вакытта ачудан күршесенең борын очын тешләгән 43 яшьлек ир-ат хөкем ителгән.

Яшел Үзән шәһәре прокуратурасы элек хөкем ителгән 43 яшьлек Денис Голобородькога карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләүчесен хуплаган. Ул Россия Федерациясе Җинаять кодексының 111 нче маддәсенең 1 нче часте (сәламәтлеккә авыр зыян салып, йөз кыяфәтен төзәлмәслек итеп бозу) буенча җинаять кылуда гаепле табылган. Бу хакта Татарстан прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Суд тарафыннан ачыкланганча, 2016 елның 16 нчы декабрендә, Голобородько тулай торакта вакытта күршеләренең тавышына уянып китә. Стена артында гаилә парының бик нык ачуланышкан мәле була. Ир-ат 27 яшьлек күршесенә кисәтү ясый, аннары аны коридорга чакыра, биредә алар арасында сүз көрәштерү башлана. Талаш кискенләшеп китә, һәм Голобородько каршысындагы күршесен куллары белән тотып алып, аның борын очын тешли. Бу зыян күрүченең йөзе бозылуга китерә, җәрәхәтнең эзе дә кала.

Суд утырышында хөкемгә тартылучы үз гаебен тулысынча таныган. Суд, дәүләт гаепләүчесе фикере белән килешеп, аны 3,5 елга ирегеннән мәхрүм итә. Ир-ат үз җәза вакытын кырыс режимдагы төзәтү колониясендә үткәрәчәк. Суд карары законлы көченә кермәгән.


Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk