Кукмара музеенда кул эшләреннән күргәзмә ачылды
Җәмгыять

Кукмара музеенда кул эшләреннән күргәзмә ачылды

Гасырлардан гасырларга килә, Халкыбызның гореф-гадәте. Чал тарихлы олуг мирасыбыз- Бизәү төре - чигү сәнгате. Кукмара туган төбәкне өйрәнү музеенда "Ак калфак" оешмасы әгъзаларының кул эшләре - милли калфак, изү һәм чигүле кулъяулыкларыннан күргәзмә оештырылды. Калфак - татар хатын-кызларын гүзәллек алиһәсе дәрәҗәсенә күтәрүче гамәли сәнгатебезнең үзенчәлекле сәнгать әсәре. 18-20 гасырлар белән...

Гасырлардан гасырларга килә,

Халкыбызның гореф-гадәте.

Чал тарихлы олуг мирасыбыз-

Бизәү төре - чигү сәнгате.

Кукмара туган төбәкне өйрәнү музеенда "Ак калфак" оешмасы әгъзаларының кул эшләре - милли калфак, изү һәм чигүле кулъяулыкларыннан күргәзмә оештырылды.

Калфак - татар хатын-кызларын гүзәллек алиһәсе дәрәҗәсенә күтәрүче гамәли сәнгатебезнең үзенчәлекле сәнгать әсәре. 18-20 гасырлар белән чагыштырганда, калфакларның формалары, бизәлеше үзгәреп тора. Элек ак трикотаж калфаклар популяр булганнар. Ә бүгенге көннәрдә исә калфаклар нәфис җепләр, энҗе-мәрҗәннәр белән беррәттән, ак, сирәк очракта төсле сәйлән кулланып чигелә. Калфак белән бергә татар хатын-кызлары чигүле изүләр дә кигәннәр. Бүгенге күргәзмәдә шулай ук чигүле кулъяулыклар да үз урыннарын алдылар.

Күп гасырлык тарихны сыйдырган милли хәзинәләребез - татар халкының үткәнен бүгенгесе белән тоташтыручы байлык. Алар әби-бабаларыбызның йөзен чагылдыручы асылташлар булып балкый.

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев