24 март 2016 яңалыклары
-
Игътибар, һава торышы кабат бозыла!
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе һава торышының бозылу ихтималы булуын җиткерә. Бүген, 24 мартта, кичке сәгать 6дан алып Татарстанда һава торышы сизелерлек үзгәреш кичерәчәк. Һава торышының көйсезләнүе бер тәүлек чамасы дәвам итәчәк. Төнлә һәм көндез республикада көчле томан төшәчәк. Күз күреме 500 метрдан да түбәнрәк булачак. Юлларда бозлавык...
-
Татарстанда ир белән хатын үз-үзләренә кул салган
Сарман районы Күтәмәле авылында ир белән хатын үлеме буенча җинаять эше ачылган. Башта сарайда 1967 елгы хатын үлгән. Хатынның үле гәүдәсен тапкан 1964 елгы ир дә үз-үзенә кул салган, дип фаразлый тикшерүчеләр. Мәетләрне, вакытында эшкә чыкмагач, эзләп килгән җитәкчеләре тапкан. Алар икесе дә фермада эшләгән, дип хәбәр итә "Татар-Информ".
-
Кукмарада Коръән укучылар бәйгесе узачак
26 мартта Кукмара мәдрәсәсендә Коръән укучылар бәйгесе үткәрелә (яшь чикләнмәгән). Башлана 8 сәгать 30 минутта.
-
ТМТV яңа проектын Фирдүс Тямаев алып барачак, Роза Сабитова, Алсу сәлам җиткерәчәк
"Биеклек" - Татарстандагы өр-яңа телевизон музыкаль проект. Аны ТМТV телеканалы әзерли. Анда татар эстрадасының иң популяр җырчылары катнаша. 2 апрель көнне "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында узачак чарада 45 номинат катнашачак. Моннан тыш та җыр осталары булачак, дип ышандыра чараны оештыручылар. Биредә сәхнә йолдызларын да, шулай ук эстрадага кыю тәүге адымнарын...
-
Китапханә яңалыклары
Чишмәбаш авылы китапханәчесе Илсөяр Корбанова, төрле яшьтәге мәктәп укучылары белән бергәлектә "Нәүрүз" бәйрәмен каршы алу максатыннан, һәр өйгә кереп, "Нәүрүз" әйтеп, май һәм ярма җыюны оештырды. Иске Йорт авылы китапханәчесе Әлфия Сәмигуллина, 2-6 нчы сыйныф укучылары өчен, Су зоналарын саклау елына багышлап "Су-яшәү чыганагы" дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Укучылар су...
-
Район Мәдәният йортында “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең финал өлеше бара (+Фото)
"Созвездие-Йолдызлык - 2016" XVI ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең зона бәйгесе район Мәдәният йортында узу турында хәбәр иткән идек инде. Бәйгедә Балтач, Мамадыш, Питрәч, Балык Бистәсе һәм Кукмараның сәнгать сөючеләре үз осталыкларын күрсәтә. Бүген Мәдәният йортында бәйгенең финал өлешенә узучылар чыгыш ясый. Иң яхшы номерлар кич белән Гала-концертта...
-
Татарстан мәктәпләрендә муниципаль полиция эшли башлый
1 сентябрьдән Татарстан мәктәпләрендә муниципаль полиция эшли башлый. Бу хакта Татарстан Эчке эшләр министрлыгының балигъ булмаганнар эшләре буенча һәм участок полиция хезмәткәрләре эшчәнлеген оештыру идарәсе башлыгы Зөфәр Гәрәев җиткерде. Аларны балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлек хезмәткәрләренә ярдәм максатыннан оештырмакчылар. Шул хактагы канун проектын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та хуплаган. Хәзер...
-
Березняк җирлеге халкы клубта татарча кино карады
Март башында Березняк җирлегендә яшәүчеләр "Хикмәтләр дөньясы" дигән ике серияле татарча фильм карады. Аны күрсәтүне Камышлы авылы имам-хатыйбы Рәдиф хәзрәт Тимергалиев оештырды. Аман-Оштырма, Березняк һәм Камышлы мәдәният йортларында татарчага тәрҗемә ителгән төрек фильмы күрсәтелү хакында ишеткәч, авылларда үткәндә калган кино сәнгатенең кабат яңара башлавына сөенеп куйдым. Зур экраннан кинофильм карауны...